Бөгелмә авазы

Язганнарында – тормыш, тормышында – моң һәм елмаю

Хөрмәтле укучыларыбыз, "Моңсар" сәхифәсендә шагыйрә һәм язучы Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Рәхәтләнеп укыгыз, ләззәтләнегез, моңланыгыз, уйланыгыз. Моторлы сәпит Миңа унсигез яшь! Яшьлекнең бәхеткә тулып, офыкларга омтылган чагы. Институның беренче курсын тәмамлап, авылга каникулга кайттым. Ул егетләр янда бөтерелә, ул кызлар (көнче күбәләкләр) тынгы бирми, барысы...

Хөрмәтле укучыларыбыз, "Моңсар" сәхифәсендә шагыйрә һәм язучы Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Рәхәтләнеп укыгыз, ләззәтләнегез, моңланыгыз, уйланыгыз.

Моторлы сәпит

Миңа унсигез яшь! Яшьлекнең бәхеткә тулып, офыкларга омтылган чагы. Институның беренче курсын тәмамлап, авылга каникулга кайттым. Ул егетләр янда бөтерелә, ул кызлар (көнче күбәләкләр) тынгы бирми, барысы да минем белән дуслашырга җай эзлиләр. Минем борын югары! Ышту син, мин бит ни җитте генә кыз түгел, Казан культура институтының режиссерлар әзерли торган факультетында укыйм!

...Әйе-е-е, ул елларда, хәзерге ке-бек, бөтен кеше өерелеп югары уку йортында укырга омтылмый, гади генә итеп, уртача гына көн күрергә тырыша иде. Узган гасырның җитмешенче еллары... Авыл җирендә күп булса бер-ике мотоцикл (иң байларда ), егетләрдә (бик сирәкләрендә) моторлы велосипед була торган иде.

Шулай бер кичне ике пар булып, моторлы сәпитләргә утырып, авыл янына терәлеп үскән "Кәҗүнни" урманының йолдызлы аланына кич утырырга дип менеп киттек. Мәктәп елларын, кызык хәлләрне сөйләшеп, эчләр катканчы көлешеп утырдык та кайту юлына чыктык.

Әлеге дә баягы, мин-минлек хисе үземнең бердәнбер һәм кабатланмас икәнлегемне күрсәтергә җай эзли башлады бит. Бик булдыклы булып, үземне утыртып алып килгән моторлы сәпит иясенә: "Кая, сәпитең белән бер әйләнеп килим әле урман буйлап", - дим. Егетем шук елмаеп: "Әллә сәпит тә йөртә беләсең? Синдәй кызга сәпит жәлке буламыни? - дип, кабызып та бирде миңа тимер атын. - Мә, җаным, рәхәтен күр!"

Миңа да азарт керде. Ничек газ өстисен, ничек итеп сүндереп буласын егетем күрсәтеп бирде дә, киттем утырып урман юлы буйлап. Башта җырлый-җырлый бардым. И-и-и-и-х, рррәххә-әт! Җиләс җил чәчләремне җилфердәтә, күздән яшьләрне чыгара. Үземне күкнең җиденче капусында итеп хис итәм. Газны өсти барам,
өсти барам! Менә терә вәт, берние дә юк икән бит бу моторлы велосипед йөртүнең. Инде урман борынына җитеп киләм, борылырга вакыт. Газны киметергә теләп, боргалыйм руль кисәген, кыскалыйм, кая ул - уйламый да минем сәпит, оча гына, ракетадан бер дә ким түгел! Инде урман артта калды, мин авыл юлы буйлап элдер-
тәм, юк, туктатып булмый бу каһәр суккан тимер атны, дулады тек дула-
ды! Ажгырып, ямьсез тавышлар чыгарып, иң югары тизлектә элдертә генә! Берәр җайлырак урын табып, сикереп төшеп калырга ниятләгәнче, авыл урамына атылып очып та кердем. Алда - колонка. Аның янында бала-чагалар, апа-әбиләр суга чират торалар. (Җәйнең кызу чагы, эчә торган су да бетеп, колонкадан җеп юанлыгында гына ага). Минем котым чыгып, бар көчемә кычкырам:

- Китегез, китегез юлдан! Таптала-сыз-з-з-з! Туктата алмыйм!

Колонка янын хәвеф-хәтәрсез генә үттем, Аллага шөкер, инде хәзер тыкрыктан борылып, янә урман буена менәргә исәп. Юк шул, тыкрыкка борылырга өлгермәдем, тимер атым мине очыртып ары алып китте. Икенче тыкрыкка борылып өлгердем өлгерүен, ләкин алга күз салуым булды, котларым очым, тәнемне үлем суыклары чымырдатып алды: тыкрыкка уракка төшәсе комбайннарны әзер-
ләп, парадка тезеп куйган иделәр. Котылгысыз әҗәлдән мине берничә секунд кына аерып тора, хәзер килеп чәпәләм дә вәссәлам! Илереп, ямьсез тавыш белән кычкырып җибәрдем:

- Әнкәй бәгъре-е-е-е-м, бәхил бу-у-у-у-у-ул , үлә-ә-ә-ә-м!

Чытырдатып күземне йомдым да, язмышыма буйсынып, әҗәлемне каршыларга әзерләндем. Йөрәкнең тибеше хәттә сәпит тавышын да баса: кит-тек, киттек, киттек!..

Могҗизалар була бит ул дөньяда. Инде соңгы сулышларым килеп җитте дигәндә, каһәр суккан тимер калтырчаның бензины бетеп, моторы шып итеп туктады да мине гөрсел-дәтеп читән кырыенда урман булып үскән кычыткан арасына атып бәрде... Бермәл, күзем ачсам, өстемдә төтенләп моторлы велосипед ята, миннән өч метрлап булыр - арырак, кояшта ялтырап, комбайннар миңа карап көлеп утыралар иде.

Йә, бөек Аллам! Бу аяусыз, үкенечле үлемнән Синме мине коткарып калдың? Әллә газиз әнкәемнең чиксез мәхәббәте Газраилне дә җиңдеме? Үксеп-үксеп елап, битем, кулым, тәнем мазутка буялып бетеп, өйгә кайтып кердем. Гомерем буена велоси-
педка якын да килмәдем бүтән. Ходайга шөкер, аякларым махы бирмәделәр, җәяү йөрдем.

Җәйге кичләрдә скутерларын үкертеп янымнан очып киткән "смертниклар"ны күргәндә, үземнең дә хәтәр яшь чакларны искә алып елмаеп куям:

Эх, безнең дә заманында

Бар иде бит яшь чаклар!

Моторлы сәпиткә атланып,

Дан алып йөргән чаклар!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: