Бөгелмә авазы

Язганнарында – тормыш, тормышында – моң һәм елмаю

Хөрмәтле укучыларыбыз, "Моңсар" сәхифәсендә шагыйрә һәм язучы Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Рәхәтләнеп укыгыз, ләззәтләнегез, моңланыгыз, уйланыгыз. "Вәринҗә" бәйрәме (Мәдәният үзәгендә ел саен традицион "Вәринҗә" бәйрәме үткәрәбез. Әлеге бәйрәмгә атап язылган шигырь бу). Татар халкы гомер-бакый Тәмле итеп чәй эчкән. Тәмле чәй яратуыбыз Талчыбыклы бишектән. Өстәлем...

Хөрмәтле укучыларыбыз, "Моңсар" сәхифәсендә шагыйрә һәм язучы Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Рәхәтләнеп укыгыз, ләззәтләнегез, моңланыгыз, уйланыгыз.

"Вәринҗә" бәйрәме

(Мәдәният үзәгендә ел саен традицион "Вәринҗә" бәйрәме үткәрәбез. Әлеге бәйрәмгә атап язылган шигырь бу).

Татар халкы гомер-бакый

Тәмле итеп чәй эчкән.

Тәмле чәй яратуыбыз

Талчыбыклы бишектән.

Өстәлем тулы вәринҗә,

Монсы тәмле бигерәк.

Кашыгыңа элеп ал да

Йотып җибәр тизерәк!

Ходай биргән җимешләрдән

Әнкәй ясый койкасын.

Телеңне йотып җибәрмә,

Ашап һич тә туймассың.

Җир җиләге вәринҗәсе

Бигрәк тәмле табында.

Кышын бит ул ямьле җәйне

Алып килә табынга.

Ютәлләсәң, әнкәй шундук

Кура җиләк кайнатмасын

Салып куя табынга.

Моннан да әйбәте юк шул

Салкын тигән чагында.

Кара карлыган койкасын

Мин яратам "Биш минут"лап.

С витамины патшасы,

Бөтен чирләрдән дә дәва,

Дөрес әйттемме, дуслар?

Кызыл миләш тәлгәшләрен

Җыеп кайтабыз көзен.

Вәринҗәсе - искитмәле,

Шуңа яратабыз үзен.

Эч киткәндә кара шомырт

Вәринҗәсе бигрәк шәп!

Үзе шундый "Эксклюзивный!",

Татыгансыздыр бит, шәт?

Патшалар бигрәк яраткан

Чиянең вәринҗәсен.

Аңардан да тәмлесе юк,

Яратмыйча нишләсен?

Әйдәгез әле, гөрләшеп,

Чөкердәшеп, тәмле итеп

Күтәрик табын ямен.

Киләсе елга да шулай

Бергәләшеп уздырырбыз

"Вәринҗә"ләр бәйрәмен.

Оныгым Камиләгә

Оныкчыгым, сары сандугачым,

Җир елмая, шатланып бер көлсәң.

Бит очыңда ике чокырың бар,

Матурлыгын шуның әгәр белсәң!

Оныкачым, йомшак йомгагым син,

Тәпи-тәпи атлап киттең бүген.

Сөенечтән салават күпере

Бизәде чиксез җиһанның күген.

Оныккаем, тулган аемдыр син,

Сихри матурлык бар күзләрең нурында.

Телдән һич төшмисең иртәләрен, кичен,

Сөйләгән сүз - гел синең турыңда.

Бүген ничә адым атлаганың,

Ничә кашык ботка ашаганың,

Кайсы уенчыкны ташлаганың,

Ничә алма башлап ташлаганың,

Ашау бүлмәсендә адашканың,

Чүлмәккә дә үзең утырганың,

"Эш"ең беткәч, үзең үк торганың…

Әттә-әннә, әббә, бабакайга

Гүзәллекнең үзен тудыргансың!

Әйтерсең лә, орчык хәтле кызыкай

Бу дөньяның яме, тәме, назы.

Сөйкемленең иң-иң сөйкемлесе,

Бу гомернең җылы, ямьле язы.

Нарасыем!

Сөенеч-шатлыкларың

Гел алдыңнан йөрсен юлларыңда.

Кешеләргә игелегең булсын,

Бәхеткә ачкычың - кулларыңда.

Еллар урый тарих тәгәрмәче

Тарих тәгәрмәче 230 кат

Бөгелмәне тәгәрәтеп узган.

Челтер-челтер килеп аккан чишмәләрнең

Улаклары инде күптән тузган.

Буын арты буын килеп киткән,

Саф һавасын сулап Бөгелмәнең.

Яу арты яу килгән...

Ышандың үз көчеңә,

Дошман коткысына бирелмәдең.

Төрле диннән,

Төрле як баласы

"Куыш корып", монда гомер иткән.

Яклар өчен үз иленең данын

Газинурлар яу кырына киткән.

Изге яу кырында ятып калган

Меңәрләгән батыр улкайларың.

Якты киләчәкне өмет итеп,

Түккән алар газиз канкайларын.

Табигатьнең үксез баласы син:

Иң әүвәле сиңа җил-давылы.

Халкың - алтын!

Ни булса да - дәррәү!

Бердәм һәрчак шәһәре, авылы.

Төрле милләт халкың бертугандай

Уртаклашып яши язмышларын.

Илгә шатлык килсә - сөенәләр,

Уртак бүлеп хата, ялгышларын.

И Бөгелмәм!

Уңдырышлы төбәк:

Урман, кырың, халкың, фигылең.

Гасырларның язмасына керде

Зирәк, уңган халкың шөгыле.

...Йөз, ике йөз, ике йөз дә утыз...

Еллар урый тарих тәгәрмәче.

Бөгелмәнең язмыш юлларыннан

Хәвеф-хәтәрләрсез тәгәрәче!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: