Бөгелмә авазы

Япь-яшь Тукай каршында чал башлар да иелә...

Иртәгә - Тукай туган көн. Иртәгә - татар милләтенең рухын-җанын, әрнүен-сагышын, шатлыгын-сөенечен җыр аша ачып салган, татарның горур милләт баласы икәнлеген киң җиһанга гына түгел, хәтта татарның үзенә дә аңлата алган олуг Шагыйрь көне, бөек Шигърият көне. Олымы ул, кечеме ул - Тукай исемен бер генә мәртәбә булса да телгә...

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Шагыйрьгә мәдхия

Динебез дә, денебез дә
Изгеләр эргәсеннән.
Татар халкы - бөек халык,
Мөхәммәт өммәтеннән.

Халкым тудырган Тукайны
Пәйгамбәргә тиң итеп.
Яңгырый Тукай авазы
Бик еракларга китеп.

Туган телем - Тукай теле
Сокландыра җиһанны.
"И туган тел" әнә ничек
Тетрәндерә бит җанны.

Олысы да, кечесе дә
Шагыйрьгә баш ияләр.
Чәчәк бәйләмнәре тотып,
Һәйкәленә киләләр.

Ерак еллар аша килә
Тукай биргән нәсыйхәт.
Тукай рухы һич сүрелмәс,
Халкым булса гел сихәт.

Ягсуп МОРТАЗИН.

Язларда - Тукай авазы

Соңлап кына тагын язлар килде,
Шагыйрьләр дә алды каләмен,
Җиткерергә теләп күңелләргә
Шигъриятнең моңын, сәламен.

Табигать тә, йокыдан уянып,
Саф һавага безне чакыра.
Хәйран калып сихри матурлыкка,
Басып торам урам чатында.

Нидән икән бу җанлану дисәм,
Соравыма таптым җавабын -
Галәм киңлекләре җиткерделәр
Бөек шагыйрь - Тукай авазын:

"Туган ил ул була берәү генә,
Кадерле ул һәммә кешегә.
Туган телең булса, син бәхетле,
Туган илең белән көчле дә".

Ничә еллар татар дөньясы
Тукай белән яши, киңәшә.
Тукай кебек илен ярата ул,
Телен, илен яклап көрәшә.

Мөбәширә ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Шагыйрь кояшы

Җирдә яңа гасыр туган чакта
Тибрәткән ул халык бишеген.
Караңгыдан яктылыкка өндәп,
Яңалыкның ачкан ишеген.

Хаклык күзләренә туры карап,
Халыкны да шуңа чакырган.
Сабыйларның тәүге сүзе дә бит
Тукай теле белән ачылган.

Җанга якын аның һәрбер сүзе,
Үзенә бер Тукай дөньясы...
Күпме йөрәкләргә ялкын өстәп,
Җылы биргән шагыйрь кояшы.

Апуштан ул мәшһүр Тукай булып,
Күтәрелгән шулай халыктан.
Телдән-телгә күчкән шигырьләре
Булган өчен бигрәк халыкчан.

Төшкә керә кайчак Шүрәлеләр,
Кыңгыраулар таккан пар атлар...
Эх, ул сазның моңлы уйнаулары
Ишетелер микән кабаттан?!.

Шушы сорау җанга тынгы бирми,
Уйландыра бераз дөньясы:
Булыр микән тагын халкыбызның
Тукай кебек якты кояшы?

Мәхтүм МОСТАФИН.

Реклама

Һәр татар белә...

Һәр татар Тукайны белә,
Аны белмәгән юктыр.
Милләтемнең җаны бит ул -
Менә шуны белеп тор!

Татарны чын татар иткән
Милли мәсләк, милли аң.
Ата-баба дәүләтенә
Җан тартмаса, тарта кан...

Дөнья шулай яратылган,
Һәр кавемнең - үз өе.
Татарларны берләштерә
"Татарстан" дигән өе.

Мәхтүмә ГАЛЛӘМОВА.

Тукай чакыра

Алдыма куйдым ак кәгазь,
Уйларым чиктән ашкан.
Гүя Тукай эндәшә күк:
"Яз, дустым, яңабаштан!"
Алдымда ята ак кәгазь,
Чиксез сәхрә гизәрлек.
Табып булырмы сүземне
Халкым көнен бизәрлек?
Халкым бәхете хакына
Күңелләрем ашкына.
"Ак кәгазьгә яз син", - диеп,
Гүя Тукай чакыра.

Радмил ЗЫЯТДИНОВ.

Күңел баганалары

Тукай моңы,
Такташ дәрте,
Туфан тавышы,
Кәрим уты,
Җәлил җыры,
Сибгат сагышы -
Шулар минем
Гомеремнең
Зур заманасы,
Шулар минем
Күңелемнең
Төп баганасы!

Рәшит МОЗАФФАРОВ.

Тукайга

Никадәр әдипләр тиз килеп, тиз китә,
Ә Тукай үлемсез, мирасы - мәңгелек.
Ирекне, халыкны үз иткән саф йөрәк
Тибә тик хаклыкны гел аңлап, гел белеп.
Никадәр шигырьләр тиз янып, тиз сүнә.
Тукайның мирасы нур бөрки җиһанга.
Киләсе буынга дөрес юл ул сыза,
Рухи көч, изгелек өсти ул җиһанга.
Шәкертләр барасы юлларның маягы
Кояшның нурыдай җиһанны балкытыр.
Илһамлы бу нурлар мәңгелек нур сибәр,
Ул - Тукай иҗаты, исеме - хаклыктыр.

Габдрахман НИЗАМОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: