Бөгелмә авазы

Хәсрәт җилләре

Үз хәсрәтен һәркем Үзе белә. Кайгы-хәсрәтсез җирләр юк. Кайгы-хәсрәт Җилләр белән килә, Алып китәр аны җилләр үк. Башка килгән авыр Кайгы-хәсрәт Җилләр белән очып тарала. Онытылып Ял итәргә кирәк Җилләр исеп киткән арада... Җирдә калыр идем... Ни килеш тә Җирдә калыр идем. Термәкләнер идем яшәргә. Болытларда Тамчы булыр идем Яңгыр...

Үз хәсрәтен һәркем
Үзе белә.
Кайгы-хәсрәтсез җирләр юк.
Кайгы-хәсрәт
Җилләр белән килә,
Алып китәр аны җилләр үк.
Башка килгән авыр
Кайгы-хәсрәт
Җилләр белән очып тарала.
Онытылып
Ял итәргә кирәк
Җилләр исеп киткән арада...

Җирдә калыр идем...


Ни килеш тә
Җирдә калыр идем.
Термәкләнер идем яшәргә.
Болытларда
Тамчы булыр идем
Яңгыр булып җиргә төшәргә.
Яңгыр булып,
Җиргә төшәргә дә
Ашлык булып күкрәп үсәргә.
Ләззәт биреп
Башка берәүгә дә
Шигырь булып калкып пешәргә!

Рәшит МОЗАФФАРОВ.

Реклама
Теги: шигырь
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: