Бөгелмә авазы

Рухыбызны баета торган китап

Әнәс Назыймовның 2010 елда Бөгелмәдә басылып чыккан, кулга алганчы ук милли җылылык бәреп торган "Гомерем җимешләре" дип исемләнгән китабын бер алгач, аерыла алмый, бер утыруда укып чыктым. Бик кирәкле китап язган Әнәс агайне. Искитмәле бай эчтәлекле җыентык булып чыккан ул. Исем китүнең сәбәбе бәлки шундадыр, ошбу дөньяга карашларыбыз өлкәсендә хөрмәтле...

Бу язмалары белән автор, беренче чиратта, үзен көчле публицист итеп таныта. Аның "15 октябрь - Хәтер көне" дигән мәкаләсе генә дә никадәр көчкә, республикакүләм резонанска, рухи әһәмияткә ия.

Иҗатында ялкынлы публицист Әнәс кордашны да, минем кебек үк, халкыбыз тормышында иҗтимагый көнкүрештәге күп негатив яклар борчый икән. Болар - алкоголизм, наркомания... Беренче чиратта, бу рәхимсез чирләрдән яшьләребезне читләштерергә, коткарырга кирәк.

Малга, байлыкка табынуы, дөресрәге, мал-байлык дигәндә илен дә, динен дә сатуы - халкыбызның күптәнге, дәваланмый торган чире. Мисал өчен әллә кая барасы юк. Ул вакытта да, ягъни моннан 460 еллар элек тә дәүләт Советы, ягъни вәзирләр булган. Алар үзләренең малларын, көтүлекләрен, җирләрен саклап калу өчен рус патшасы Явыз Иванга ханбикәләре Сөембикәне җиде яшьлек улы Үтәмеш белән биреп җибәрәләр. Ярар, сөекле ханбикәне Мәскәүгә әсир итеп алып китәләр. Сөембикәнең әтисе Сарачык шәһәрендә яшәп ята. "Мәскәү өстенә яу чыгарга 150 меңлек гаскәрем бар" дип, Иван IVкә ярлыклар яза. Әмма яу чыкмый үзе, кызын әсирлектән коткарырга ашыкмый. Йосыф мирзаның сигез углы була, һәркайсында - унар меңлек атлы гаскәр. Әмма берсе дә апаларын коткарырга ашыкмый. Алай гынамы! "Әгәр илчем аша миңа 30 сум акча бүләк итсәң, синең өстеңә яу белән бармыйм", - дип, ярлык җибәрә. Сөембикәнең икенче бертуган абыйсы Явыз Иванга каршы чыкмаган өчен аннан кеш тиресеннән тегелгән тун һәм ике мылтык сорый...
Менә шундый халык инде без. Бу тарихи документларны, ярлыкларны, менталитетыбызны танымый хәлебез юк.

Соңгы вакытта байлыкка, малга табыну халкыбызның барлык катлауларында да коточкыч ямьсез төстә артты. Башта авыл-шәһәр халкы машиналы булырга тырышты. Ярар, анысы тормыш, көн итәр өчен кирәк мал. Хәзер авыл җирләрендә капка төбе саен ике-өч машина. Чөнки капка төбендәге машиналар саны күрше-тирәңнән баерак булуны күрсәтә! Инде алны-артны, уңны-сулны белми төзелешкә, өйләр-йортлар, өч-дүрт катлы коттеджлар салуга кереште халык. Шулай ук изге эш. Нигез салу, кору - җимерү түгел. Бик хуп. Тик менә шул ике-өч катлы коттеджларда кемнәр яшәр соң? Ул турыда уйланырга вакыт та юк. Ул йортларда ана телен белмәгән, халкының изге гореф-гадәтләрен ихтирам итмәгән, милләтен танымаган маңкортлар, газиз әти-әнисен ихтирам итә белмәгән мәгънәсезләр, бәхетсезләр яшәве дә мөмкин бит! Әнәс әфәнде шушы проблемаларны да күтәрә.

Авторның иҗади диапазоны киң. Соңгы вакытта әдәби мәйданда онытылып торган бәетләр жанрына игътибар итүе дә бик мәслихәт. Алар арасыннан "Егерменче гасыр бәете", "Әсхәт бәете", "Кәрам абый бәете" аеруча шәп, профессиональ бәетчеләрнекечә чыккан.

Җыентыкта байтак кына мәсәлләр дә бар. Алары да кирәкле жанр. Автор әдәбиятыбызның күп жанрларына куркып калмый кизәнгән, уңышлы гына рәвештә җиңеп чыккан.
Китапта берничә трагикомедия үрнәге дә бар.
Инде килеп, бөтен иҗатына бәя биргәндә, автор - безнең кеше. Аның белән шикләнмичә дошман тылына разведкага барырга була. Ышанабыз ки, беребезне дә яралы хәлдә дошман кулына ташлап калдырмас. Мин аның китабына кергән барлык әсәрләрен укып чыккач, менә шундый фикергә килдем.
Тагын бер сүз. Авторның халкыбызның йөзен бизи торган бар уйлары, фикерләре үзе исән чакта дөнья күргән. Үкенеч - китапның тиражы бик аз, нибары йөз данә генә. Халыкның йөзенә туры карап, төпле, акыллы сүз әйтүченең, публицистларның фикерен киңрәк аудиториягә ишеттерәсе иде.
Теләгем шул, авторга исәнлек-саулык, иҗат уңышлары теләп, китабын яңа тираж белән нәшер итәргә иде.

Альберт ХӘСӘНОВ.
Әлмәт шәһәре.

Хат авторы турында белешмә

Альберт Бари улы Хәсәнов 1937 елның 17 декабрендә Татарстанның Биектау районы, Кече Кәвәл авылында туып-үсә. Танылган язучы, 32 әдәби-нәфис китап авторы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре; "Ватаным Татарстан" газетасының Әлмәт төбәге махсус хәбәрчесе; 1980 елдан - СССР Язучылар Союзы әгъзасы.

Редакциядән. Якташыбыз иҗатына абруйлы зат, профессионаллар тарафыннан шундый югары бәя бирелү - безнең өчен, ягъни "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары өчен дә шатлык ул. Авторларның һәммәсенә дә исәнлек-саулык, иҗади уңышлар телибез.
Бүген укучыларыбыз игътибарына исә Әнәс ага Назыймовның яңа мәсәлләрен тәкъдим итәбез.

Реклама

Кызганыч маймыл
Маймыл тотып гәҗит кулына
Укымакчы була улына.
Гәҗитне төрле якка боргалый,
Иснәп, кабып та карый,
Тик укый гына алмый...

Ни эшләсен бу мәхлук?
Аның бит белеме юк!
Укый алмый интегә,
Шуңа бик нык кимсенә!

Шунда әйтә улына:
- Укы син ару гына.
Хезмәт сөю дә кирәк,
Булырсың шулчак зирәк!

Бу киңәш бик урынлы,
Укытып үстер улыңны.

Сарык һәм Кәҗә
Теш табибы Сарыкка
Килә Кәҗә зарланып:
- Бик тә тешем авырта,
Булмый бит печән кабып.

Кәҗә креслога утыра,
Авызын ачып.
Кайсы теше авыртканны
Әйтәлми ачык.

- Кара инде син үзең,
Син бит - табиб.
Суырып ала күр тизрәк,
Авыртканын табып.

Сарык, белгәндәй үз эшен,
Тарта, куеп бөтен көчен.
Тартып алгач аңлады ул -
Суырган исән тешен.

Аннары киңәш бирә Кәҗәгә:
- Килә күр инде иртәгә дә.
Авыртканы калган икән,
Күрмичә янәшәдә.

Нәрсә әйтсен Кәҗә
Белеме җитмәгән Сарыкка!..
Нишләрсең шундый белгечләр
Хезмәт күрсәтсә халыкка?!

Чучка - сатучы
Чучканы сатучы итеп
Килмешәк Ишәк куйган.
Үзенең куйган бәясеннән
Ким сатуны ул тыйган.

Сату эшенә Чучканың
Кыяфәте бик килгән.
Алучыларны алдап саткан,
Шуңа да ул симергән.

Сатудан кергән керем
Үзләренә бик җиткән.
Тикшерүче Сарыкка да
Әҗере барып җиткән.

Бәя бездә шуның өчен
Төшү ягында түгел.
Ай саен артып тора -
Шуңа борчыла күңел.

Бүре һәм Төлке
Юл буенда Бүре тора
ГАИ хезмәтен үтәп.
Төлке машинада кайта
Тавык итләре төяп.

Бүре бик тиз исне сизеп,
Машинаны туктата.
Юк гаепне бар итеп ул,
Штраф белән куркыта.

Төлке Бүре алдында
Йөри бик мескенләнеп.
- Җибәр инде, зинһар, мине,
Өч тавык бирермен,
- ди тезләнеп.

Бүре бу сүзне ишетүгә,
Бераз йомшый төшә.
Биш тавыкка риза булып,
Төлке белән килешә.

Төлке җиңел сулап куя,
Өенә кайтып китә.
Ярый ла алда тагын
Булмаса киртә!

Аю, Төлке һәм Куян
Куян шикаятен тотып килә
Хөкем итүче Аюга.
Бөтен зары була аның
Балалары урлануга.

Күз алдында Төлке аның
Урлый ике баласын.
- Зинһар, Аю, күрче моның
Бик тиз генә чарасын!

Аю ничек күрсен инде
Бу җинаятьнең чарасын?
Чөнки Төлке ришвәткә бирә
Куянның бер баласын.

- Ник йөрисең монда елап,
Балаларым диеп!
Җибәрмәссең үзеңнән ерак,
Тотарга идең үз яныңда
иркәләп, сөеп!

Куян мескен елап,
Кайтып китә.
Мондый гамәл Рәсәйне
Кая илтә?

Йомран һәм Күсе
Йомран тырышып җыя
Кыш чыгарга бөртек азык.
Тутырып куя ул азыкны
Чокыр казып.

Бу хәлне күреп тора
Юньсез күсе.
Сөенә янда булгач,
Шундый күрше.

Күсе Йомран өенең ялгыз
Калуын искәрә
Һәм бөтен гаиләсен
Урлашырга җибәрә.

Йомран кырын эшне
Сизеп ала
Һәм Күсе юлына
Тозак сала.

Тиздән күселәр берәм-берәм
Тозакка эләгә.
Урлашу һәрвакыт
Китерә шул бәлагә.

Аю һәм Маэмай
Су буеннан
чабып барган Маэмай
Күрә суда балык тотучы Аюны.
Ул су кырыенда Аюга карап,
туктап кала
Һәм Аюның уңганлыгын
мактап ала:
- Аюкаем,
эшләрең бик шәп бара,
Миңа да бер-ике балык
тотып кара.
- Юк, Маэмай,
үзең күр инде берәр чара,
Суга кер дә,
үзең тырышып тотып кара.
Тамак Маэмайны
суга керергә мәҗбүр итте.
Менә бит аның да эше
хутка китте.
Үзе эшләп тапкан азык
тәмле булды,
Мәшәкате дә бик тиз онытылды.

Көнләшү
Ике әтәч пыр тузып
Сугышалар сарайда.
Бу көнләшеп сугышудан
Берсенә дә юк файда.

Сугыша торгач, әтәчләр
Хәлдән тайдылар.
Канап бетте кикрикләре,
Йонсыз калдылар.

Озак та үтмәде, берсе
Җан тәслим кылды.
Икенчесен хуҗа ачудан
Чалып котылды.

Көнләшеп сугышудан
Булмады файда.
Ике әтәч тә җаннарын
Бирде Ходайга.

Көнләшүдән бер кеше дә
Күралмый рәхәт.
Көнләшү тик китерә
Һәркемгә афәт.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: