Бөгелмә авазы

Яшәү – мизгел

Әйе, яшәү - мизгел. Кеше гомере дә бик кыска, күз ачып йомганчы сызылып үтә торган бер нур гына икән шул. Моның шулай икәнен без якын кешеләрне югалткач кына бөтен чынбарлыгыбыз белән тоябыз. Югалту ачысы да көне-сәгате белән түгел, ә бер-кадәр вакыт узуга үзен ныграк сиздерә башлый. "Кеше үлгәч, аның хәсрәте...

Ирек Габдулла улы Махияновның вафатына да кырык көн якын-лашып килә. Дөнья көткәндә, янәшәдә яшәгәндә, эш буенчамы, йомыш төшеп, шәхсәнме, яисә телефоннанмы аралашып торганда сөйләшкән сүзләрнең нинди әһәмияткә, тирән мәгънәгә ия булганын хәзер генә ныграк төшенәсең, ядкарь булып калган шигырьләре аша аның тормыш фәлсәфәсенә дә башкачарак карыйсың, шагыйрь һәм шәхес буларак, фани дөньядагы гамәлләрен киңрәк күзаллый башлыйсың.

Шагыйрь кеше шуның өчен дә шагыйрь шул инде - син уйлаганны уйлый, борчылу-әрнүләре дә, моң-сагышлары да синекенә тәңгәл килә һәм ул син матур итеп әйтеп бирә алмаганны үзәкләргә үтәрлек, бәгырьләрне көйдерерлек, җаннарны тетрәтерлек итеп, гади генә, ипле генә итеп әйтеп бирә белә. Әйдәгез, Ирек Габдулла улын искә алып, аның шигырьләрен укыйк әле. Рухына догабыз булып барсын...

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: