Бөгелмә авазы

Күңелендә һәркем шагыйрь...

"Шигърият көне" дигәнне шигырь сөючеләр, бай хислеләр көне дип аңларга да мөмкиндер, мөгаен. Уй-хисләрен шигъри юлларга салып, көйләп-сөйләп бирә белүче шагыйрьләрне дә, шул шагыйрьләр язган йөгерек юлларда үз күңелендәге уйларга, йөрәгендәге хисләргә аһәңдәш фикерләр табып, "менә бит, нәкъ мин уйлаганны ничек матур әйткән" дип, аларны яратып укучыларны да берләштерә ул...


Шигырь җиле тиде күңелемә...
Шигырь җиле тиде күңелемә,
Алып менеп китте күкләргә.
Ә аннан котылу юк әлегә -
Мондый халәт таныш күпләргә.

Кайда соң мин?
Әллә һаман күктә?
Төшәргә дә вакыт, ләбаса.
"Кайда да бер дөнья" диләр,
Әллә шунда гына каласы?..
Мәхтүмә ГАЛЛӘМОВА.

Күрә белсәң
Акрын гына җиргә яфрак ява,
Алтын төсе аның йөзендә.
Узган җылы җәйне сагынмагыз -
Күрә белсәң, матур көзен дә.

Эшчәннәргә
зур шатлыклар биреп,
Мул уңышлар тулды келәттә.
Шушы чорда
сөйгәннәр кавыша -
Ике йөрәк бер үк теләктә.

Әбиләр чуагы, каз өмәсе
Сәлам бирә көзге таңнарга.
Могҗизасын көзнең
күрү җитми -
Кирәк әле аны аңларга.

Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын
Бала атлый елның көзендә.
Суык кыш та
тиздән килеп җитәр -
Көз искәртә моны үзендә.

Төркем-төркем булып
җылы якка
Кошлар оча күкнең йөзендә.
Яз җитүен өзелеп сагынмагыз -
Күрә белсәң, матур көзен дә.
Рифкать СӘЛИМОВ.

Алтын көз
Тирә-юньне матурлыкка күмеп,
Тагын килде алтын көзләрем,
Хозурланып карап туя алмыйм
Аллы-гөлле яфрак төсләрен.

Тагын күрү насыйп булды диеп,
Сихри матурлыкка сокланам,
Әллә көз аенда тугангамы,
Алтын көздән көч-куәт алам.

Матур килде быел көз айлары,
Уңышлар да күптән җыелган,
Тәрәз каршындагы миләшемнең
Яфраклары җиргә коелган.

Гомер көзе, алтын көзгә охшап,
Бизәп узса иде гомерне,
Язлары да шулай матур килсен,
Сөендереп берүк күңелне.
Мөбәширә ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Кыр казлары киткәндә
Нәүмизләнеп карап калдым
Кыр казлары киткәнен.
Кошларның моңсу тавышы
Искәртте көз җиткәнен.

Онытылган хатирәләр
Яңарды уйларымда.
Моңсуланып калды гүя
Елга, күл буйлары да.

Хәерле сәфәр теләдем
Канатлы дусларыма.
Кавышулар була бит ул
Аерылу булса гына.

Яз җиткәч, кабат кайтырлар,
Исән генә йөрсеннәр.
Куанышып каршыларга
Насыйп булсын ул көннәр!
Ягсуп МОРТАЗИН.

Эзләр
Сукмактан барамын...
Ниндидер
Эзләргә төбәлгән күзләрем.
Башкалар йөргән эзләргә
кушылып,
Югала минем дә эзләрем.

Эзләрем аерым түгел бит,
Башкалар да шундый эз салган.
Кемнәндер - бик йомшак,
бик нәзек,
Кемнәндер бик тирән эз калган.

Минеке ниндидер,
борылмыйм.
Беләсем дә килми, кирәкми.
Чуалган эзләргә кушылгач,
ул эзем
Беркемгә берни дә өйрәтми.

Мин уртак сукмактан
тайпылам,
Тик үзем үземә эз салам.
Башкалар аңлармы,
әйталмыйм,
Ышанам, искәрер бер балам.
Әсгать ЗАКИРОВ.

Өзелде дә очты сары яфрак
Тулыштымы сары сагышка -
Агачыннан яфрак өзелде...
Язмышымны тиңләп
шул яфракка
Күңелемнән моңнар түгелде...

Тибрәп оча көзге җилләрдә,
Сыя алмый әнкә куйнына.
Бер йолкына яфрак,
бер тартыла -
Югарыга һаман омтыла...

Алтын кебек үзе - сап-сары,
Кояш нуры тулган мәлләре.
Озаккамы булыр бу балкуы?
Җитте ләса туңар көннәре...

Аллаһыдан иңгән канун бар -
Буйсынмыйча юктыр бер чара.
Кеше дә бит яши, бәргәләнә...
Җан очкач җиһан читлегеннән,
Җирдә бары эше кала,
... эзе кала...

Өзелде лә яфрак өзелде...
Түгелде лә моңнар түгелде...
Нәни яфрак уем тузгатты да
Сафландырды керле күңелне.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Бәхет бүләк итәр идем
Якты таңнар булсам,
җир йөзенә
Алсу нурлар гына сибәр идем.
Туган илем,
сөйгән халкым минем,
Хәерле көн сиңа теләр идем.

Җылы язлар булсам, табигатькә
Назлар гына бүләк итәр идем.
Ләйсән яңгыр булып
сибелсен дип,
Болытларның чәчен сүтәр идем.

Язгы ташкын булып гөрли-гөрли
Еракларга агып китәр идем.
Җирдә бәхет өмет иткәннәрнең
Кайгыларын шатлык итәр идем.

Адашканга юл күрсәтү өчен
Җидегән йолдыз булып
калкыр идем.
Мәхәббәтен тапкан
гашыйкларга
Бәхет нуры булып балкыр идем.

Ятимнәргә, үксез сабыйларга
Ана назын бүләк итәр идем.
Йөрәктәге ялкын бар дөньяны
Җылытырга, ахры, җитәр иде.
Рәмзия ГАЛИМОВА.

Моңнар
Салмак кына моңга тула күңел.
(Күңелләр гел
моңлы булсыннар).
Моңнарым бит
мескен моңнар түгел,
Яктылар һәм сафлар ул моңнар.

Җанга үтеп керә моңлы азан
Илаһи бер көчле сер кебек.
Җылы якка табан узып барган
Кошлар үтә җиргә моң түгеп.

Сиздермичә генә иңә җанга
Нечкә моңның иң-иң татлысы.
Моңлы безнең
шатлык кайнары да,
Сагышның да әрем ачысы…

Табигатьтә посып яши моңнар,
Зиһеннәргә кереп тарала.
Керфекләрдән саркып
күзгә күчә,
Татлы хисләр булып яңара.

Моңлы җырлар
сөябез барыбыз:
Моңлы җыр ул йөрәккә тама.
Моңлы безнең
сөйгән ярларыбыз,
Халык моңлы, моңлы замана…

Моңнар безне хыял канатында
Еракларга алып китәләр.
Җилләр булып назлап үтәләр,
Хыял йомгакларын сүтәләр,
Моңнар безне кеше итәләр…

Ташламыйлар,
ят итмиләр безне,
Кая барсак, озата баралар,
Гамьсезлектән саклый
җаныбызны,
Гафиллектән килә аралап.

Моңнарга мин
һәрчак башым идем.
Яшәтсен һәм яшәсен алар.
Дөнья буп-буш булып калыр иде
Моңнар әгәр юкка чыксалар.
Фәһимә АБЗАЛОВА.

Табигать кочагында
Чыгам җәен
саф һавалы сәхрәләргә.
Күзем төшә
аллы-гөлле чәчкәләргә.
Солдатлар кеби
тезелеп баскан чыршы-нарат.
Сокланып утырам менә,
Шушы матурлыкка карап.
Яшел хәтфә үләндә аунап алам.
Төрле-төрле кошлар таушын
Тыңлап, хозурланам.
Табигатьтән көч алып,
өйгә кайтам.
Яшь чактан ук мин
Табигатьне яратам!
Әнәс НАЗЫЙМОВ.

Ак җилкән
Сиңа - мине, мине сиңа диеп,
Гомерлеккә Раббым пар иткән.
Тормыш юлыбызда
юлдаш булды
Ходай насыйп иткән Ак җилкән.
Шөкрана кылам, нәсел җебе
Өзелмәде безгә килеп җиткәч.
Ул-кызлар үстереп,
мәш килдек без,
Әби-бабай булдык, гомер үткәч.

Раббым,
риза һәр бирмеш көнеңә,
Әлхәмдүлилләһи галәмин.
Тугры булдык дингә
һәм югары тоттык
Мөселманлыгыбыз әләмен.

Әйдә, Ак җилкәнем!
Йөз әле, йөз!
Кемнәр туйган якты бу дөньядан.
Сөенепләр яшик, намаз саен
Ярлыкаулар сорап
бер Ходайдан.
Флюра ШӘРИПОВА.

Тормыш чалымы
Баш очына агач утыртуны
Җирдәгеләр йола иткәннәр.
Агач үскән, кабер язуларын
Еллар, җилләр юып үткәннәр.

Ә агачлар кайсы ятып үскән,
Кайсы үскән күккә омтылып.
Кызык кына, әнә һәркайсында
Бер халәттер, үзенә бер холык...

Күкрәп үскән имән иңнәренә
Ак беләген салган бер каен.
Имән сөеп,
чәчләреннән сыйпый,
Ике гашыйк болар, мөгаен.

Җирдә үзен кем дә үз итмәгән -
Кәкре каен тора бер читтә.
Шикләнепме шуннан,
йөзен борган,
Шау чәчәккә чумган яшь юкә.

Биек нарат никтер тиң күрмәгән
Бу кечкенә урман кисәген.
Бөркет канатыдай ботаклары -
Карурманга очу исәбе.

Күрәсең,
бу - тормыш чалымыдыр.
Кеше үзе дөнья куйгач та,
Яшәеше аның чагылыш тапкан
Каберендә үскән агачта.

Сезгә күчсен матур хисләрем,
Сез аның дәвамы булыгыз.
Йөрәгенә һәрбер кешенең
Алып барсын сезнең юлыгыз.
Радмил ЗЫЯТДИНОВ.

Карабашым
Мәһабәт тау янында,
Дөньяның үзәгендә
Урнашкан безнең авыл.
Исеме матур аның.
Авылыма баш иеп,
Урал таулары кебек
Тезелгәннәр бер сафка
Каравыл тау, Чүмәл тау,
Чишмә тау һәм Ак таулар.
Аларның ямен тоеп,
Гәпләшә җилдә таллар.
Куанабыз дөньяда -
Барысына бай ягым.
Иман нуры сибеп тора
Гүзәл мәчете аның.
Бик иркен мәктәпләрең,
Елмая урамнарың,
Шатлыктан балкып тора
Йөзләре балаларның.
Милләтемнән көч алып,
Монда үстек чыныгып,
Зәй-күлләрдә коенып,
Кояш нурында ныгып.
Урманым, болыннарым,
Сездән без илһам алдык.
Авылым, туган йортым,
Сиңа без тугры калдык.
Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: