Бөгелмә авазы

Гомер буе син кирәк...

Ничә ел инде ноябрь аеның соңгы якшәмбесе безгә Әниләр бәйрәмен бүләк итә. Әни - җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Әнкәй...

Балакаем -
бәхет кошым

Балакаем, бәхет кошым,
Дөньяга тудың бүген.
Йолдызлар белән бизәдең
Син күңелемнең күген.

Син - сабыем, нарасыем,
Бәхет бүләк итүче.
Сөю бакчасында үскән
Мәхәббәтем җимеше.

Син бит минем
бәгырькәем,
Син - беренче шатлыгым.
Тормышыма ямь бирүче,
Син - кояшым, син - аем.

Син дөньяга аваз салгач,
Ялкын булып кабындым.
Нәни иреннәрең белән
Күкрәгемә кагылдың.

Күкрәк сөтен имезү -
Ләззәтле дә, татлы да.
Ана сөтен имгән бала
Таза була, шат була.

Тамырларны чемердәтеп,
Күкрәкләргә сөт төшә.
Ходай биргән изге ризык
Балам тәненә күчә.

Им, сабыем, нарасыем,
Татлы җимешем минем.
Үсеп җитеп, еракларга
Очар кошчыгым минем.

Рәхмәт, балам, бүләк иттең
Миңа дөнья рәхәтен.
Иң бөек хис, иң изге хис -
Ана булу бәхетен!
Рәмзия ГАЛИМОВА.

Тормышымда
юлдаш нәсыйхәтең

Илдә авыр сугыш барган чорда
Төпчек балаң итеп тапкансың,
Явыз дошман ил өстенә килгәч,
Кайгы ачкан авыл капкасын.
Шуңа күрә бигрәк кадерләдең,
Күзең карасыдай сакладың,
Күпме кайгы-хәсрәт
кичерсәң дә,
Егылмадың, алга атладың.

Инде хәзер, әни, әби булдым,
Ә син, әнием, һәрчак күңелдә,
Син, киңәшчем,
юк бит яннарымда,
Кайнар күз яшьләрем түгелә.

Түзә алмый сине сагынганга,
Утырттым мин дисбе гөлеңне,
Чәчкә ата сине хәтерләтеп,
Яктырта ул минем көнемне.

Исле гөлең
гел дә синең төсле
Тирә-юньгә нурын тарата,
Дисбе гөлең, изгелеккә өндәп,
Дога укый синең тарафка.
Мөбәширә
ШӘРӘФЕТДИНОВА.


Курай моңы -
әнкәй тавышы

"Ашказар"ны уйнап,
карт курайчы
Әнкәемне искә төшерде,
Кураеңа гашыйк иде әнкәй,
Моңлы итеп безне үстерде.

Читкә куеп
тормыш мәшәкатен,
"Ашказар"ны
кат-кат тыңладык.
Уртак булгандыр сагышлар да,
"Тәфтиләү"не
бергә җырладык.
Зәңгәр офыкларга карап,
әнкәй
Көтә иде көн дә әткәйне.
Хәтеремдә әле һаман:
"Кайтмый калмас",
- диеп әйткәне.

Күптән үтте инде
ул елларым,
Басылмый тик йөрәк сагышы,
Ераклардан ишетелә гүя
Курай моңы - әнкәй тавышы.

"Ашказар"ны уйнап,
карт курайчы
Хисләремне кабат яңартты.
Узган гомер
кире кайтсын иде,
Булса да ул гәрчә газаплы.
Ягсуп МОРТАЗИН.

Сөеклем минем
Сокланып карап туймаслык
Минем сөекле әнием.
Әниемнең яхшылыгын
Үсә-үсә аңлыйм мин.

Әнием - иң якын кешем,
Иртән чәчемне үрә.
Ашлары да тәмле була,
Яратам шуңа күрә.
Альбина Әхмәтшина,
4 "а" сыйныфы укучысы.


Әнием-тәрбияче
Менә әни эштән кайтты.
Йөгереп чыктым каршы.
"Кызым, мин бик арыдым,
Тизрәк чәйне куйчы".
...Әни эштән арып кайткан.
Аның эше бик авыр.
Тәрбияче ул бакчада,
Шуңа түзем һәм сабыр.
Лилия СитдЫЙкова,
5 "а" сыйныфы укучысы.

Реклама

Якты көн
Бу нинди якты көн?
Бүген бит бәйрәм.
Әниләр көне бәйрәмен
Ел буе көтәм.

Иртән торып, күзем ачсам,
Кирәк миңа әнием.
Гомер буе сине зурлап
Яшәрмен әле үзем.

Җир шарында булмасыннар
Ятим бәбиләр.
Булсын аларның барысында
Матур әниләр!

Илһам нуры бирә миңа
Бүген илдә олы бәйрәм -
Әниләр көне.
Әниләрне хөрмәт итә
Бүген бар кеше.

Әниләрне тәбрик итеп,
Шигырьләр язам.
Илһам нуры бирә миңа
Газизем - анам.

Иман нуры йөзегездә,
Газиз әниләр,
Әбиләрдән күчкән сезгә
Бу изге нурлар.
Лилия Галимова,
5 "в" сыйныфы укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: