Бөгелмә авазы

Үзмәшгуль булу кулаймы?

Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә һәм Татарстан Республикасында “Һөнәри керемгә салым” махсус салым режимын кертү буенча эксперимент бара.

Узган 2019 елның 1 гыйнварыннан башланып киткән бу салым режимы мобиль кушымта яки “Минем салым” шәхси кабинеты ярдәмендә автомат режимда идарә ителә. Шул ук вакытта үзмәшгуль кешегә хисап тапшырырга һәм беркетелгән иминият взносларын түләргә кирәкми. 

Халык телендә аны “үзмәшгульлек” дип атап йөртәләр. Аны шәхсән үзе, эшчеләр җәлеп итмичә эшләүче һәм даими керем алучылар рәсмиләштерә ала. Бу тәҗрибә кысаларында, безнең район да үзмәшгульлек булдыру буенча үзенә бурыч алды. Хәзергә шәһәр һәм районда 1 300дән артык кеше рәсми рәвештә үзмәшгуль буларак теркәлгән. Аларның берсе – 7 ел инде чәчтараш-коллорист эшчәнлеген башкаручы Альбина Хоҗиматова.  

– Мин иң элек шәхси эшмәкәр булып теркәлгән идем, үз чәчтарашым, эшчеләрем бар иде. Соңрак декрет ялына киттем, балам үскәч, кабат яраткан эшемә әйләнеп кайттым. Ләкин, арендага урын алып, мин үзем генә эшли башладым. Берүзең эшләп, урын арендалаган очракта, салым күләме шактый зур. Шуның өчен дә  керемнәр чыгымнарны арттырмый торган юл эзләдем. Шул ук вакытта, эшчәнлекне законлы рәвештә башкарып, тыныч күңел белән эшкә килү һәм өйгә кайту да минем өчен мөһим. Шәхси эшмәкәр булган вакытта, эшләсәм дә, эшләмәсәм дә мин бер төрле, шактый зур сумма салым түли идем.  Үзмәшгульлек алымы минем өчен бик тә кулай булды, хәзер эшләгән эшемнең суммасыннан чыгып, керемем өчен генә түлим. Көн саен мобиль кушымта буенча эшләгән эшемнең суммасын кертәм, ул автомат рәвештә билгеле бер процентны санап чыгара. Ай саен керемемнән 4 процент салым түлим. Бу бик тә отышлы.  

Альбина үзмәшгуль булып теркәлүнең бер генә кыенлыгы да булмавы турында сөйләде: 

  • Телефонга “Минем салым” кушымтасын куясың да, үзең турындагы мәгълүматларны кертәсең, шулай итеп мин автомат рәвештә үзмәшгуль булып теркәлдем, миңа бернинди салым органнарының ишек төпләрен таптарга, ниндидер өстәмә процедуралар үтәргә, гаризалар язарга туры килмәде. Бернинди дә кыенлыклар юк. Салымыңны түлә һәм тыныч йокла дигән гыйбарәне күздә тотсак, үзмәшгуль булып теркәлеп, тыныч йоклау бик кулай. Үзмәшгуль булып теркәлүдән куркырга кирәкми, ул бик тә җайлы, файдалы система.  

Хезмәт күрсәткән яки ялланган хезмәткәрләрдән башка гына әйбер саткан һәм моның өчен елына 2,4 миллион сумга кадәр акча эшләгән физик затлар үзмәшгуль булырга мөмкин. Яңа режим ике салым ставкасын күздә тота: 4 процент – хезмәт күрсәткәндә һәм физик затларга сатканда, 6 процент – юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә сатканда. Шул ук вакытта бу ставкаларга мәҗбүри медицина иминияте фондына акча күчерүләр кертелгән инде. Эксперимент вакытына – 2028 ел ахырына кадәр ставкалар артмаячак. 

Әгәр дә сезне үзмәшгульләр сыйфатында теркәлү, салым режимының үзенчәлекләре турындагы сораулар кызыксындыра икән, бу темалар буенча сезне борчыган сорауларга җавапны күпфункцияле үзәктә (МФЦ) һәм салым органнарында таба аласыз. Алар түләүсез киңәш бирә, теркәлергә һәм чекларны ничек формалаштырырга, салымнарны ничек түләргә кирәк икәнен ачыкларга ярдәм итә. 

Ләйсән ЙОСЫПОВА. 

Фото язма героеның шәхси альбомыннан. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: