Бөгелмә авазы

YouTube балалар өчен аерым сервис булдыра

Компаниянең рәсми вәкиле сүзләренчә, YouTube видеоларның, шул исәптән балалар өчен булган роликларның сыйфатын яхшырту турында уйлана

YouTube видеохостингы балалар өчен аерым YouTube Kids сервисы булдырырга җыена. Бу балигъ булмаган балаларны тиешсез видеоязмалардан саклау өчен эшләнә. Бу хакта The Wall Street Journal басмасына сылтама белән “Известия” газетасы яза.

Басма мәгълүматлары буенча, компания җитәкчелеге балаларның еш кына шикле эчтәлектәге мәгълүмат алуы турындагы фикер белән килешә. Әмма алар өчен аерым сервис булдыру идеясе шактый куркыныч кебек тоела.

“Бу балалар өчен булган видеоларның реклама индустриясендә миллион долларлар китерүе белән бәйле”, - диелгән хәбәрдә.

Икенче вариант “балалар режимында” караганда бер видеоны карап бетергәч, икенчесен автомат рәвештә кушу функциясен аерып кую. Хәзерге вакытта бер язманы карагач, автомат рәвештә икенчесе кушыла.

Компаниянең рәсми вәкиле сүзләренчә, YouTube видеоларның, шул исәптән балалар өчен булган роликларның сыйфатын яхшырту турында уйлана.

Фото:https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: