Бөгелмә авазы

Яхшы манераларга һәм этикетка өйрәнәбез

8 нче октябрь көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен “Яңарыш” тернәкләндерү үзәгендә җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту культурасы буенча актуаль чара уздырылды.

Чараның максаты - җәмгыятьтә яхшы манералар, игелеклелек тәрбияләү. 

Социаль хезмәт алучы  балалар  өстәл артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча викторинада катнаштылар, “Этикет әлифбасы” дигән презентация карадылар, уен формасында өстәлне сервировкаларга, кунакларны каршы алырга өйрәнделәр. 

Инвалид балалар өчен мондый чаралар бик кирәк, чөнки мөмкинлекләре чикләнгән балалар җәмгыятьтә һәм социумда мәдәниятле кеше булырга омтыла. 

 

Елена КОСОЛАПОВА, тәрбияче 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: