Бөгелмә авазы

“Яңарыш” үзәге тәрбияләнүчеләре театр конкурсында катнаштылар

Бөгелмәнең “Яңарыш” тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре балалар китапханәсе оештырган “Әкият-fest Лукоморье” исемле театраль конкурста катнаштылар.

Хезмәткәрләр балалар белән берлектә декорацияләр әзерләделәр, музыкаль ярдәм сайладылар һәм Песи йортыәкиятенең фрагментын җентекләп өйрәнделәр.

Тамашачылар яшь талантларны бик җылы каршы алдылар, көчле алкышлар белән хупладылар.

Мондый чаралар мөмкинлекләре чикле балалар тормышын шатлык һәм көр күңел белән тулыландыра, аларның интеллектын үстерә, әкият геройлары мисалында авырлыктан курыкмаска, кыюлык һәм үз-үзенә ышанычсызлыкны җиңәргә өйрәтә, иҗади потенциалны һәм коммуникатив күнекмәләрне активлаштыра.

 

Ирина ЗДОБНОВА, тәрбияче

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: