Бөгелмә авазы

Урманда янгын күрсәң - хәбәр ит!

Урманда янгын чыкканын белгән һәркемне түләүсез 8-800-100-94-00 номерына шалтыратырга сорыйлар

Татарстанда яшәүче кешеләр урманда янгын чыгу турында урман сагы номерына хәбәр итә ала. Шалтырату түләүсез. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Татарстанда "Урман янгыннары үзәге" ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты эшен дәвам итә. Республикада яшәүче һәркем тәүлекнең теләсә кайсы вакытында урман законнары бозылу яки урманда янгын чыгу факты турында түбәндәге телефоннарга шалтыратып хәбәр итә ала: 8-800-100-94-00 һәм 8 (843) 221-37-95", диелә бу хәбәрдә.

2019 ел башыннан бирле Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгына диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты аша 252 мөрәҗәгать килгән. Шул исәптән 190 мөрәҗәгать бердәм федераль номеры буенча алынган.

Фото:https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: