Бөгелмә авазы

Туган телне яхшы бел!

Яздылар, булдырдылар. Афәрин!

Газетабызның үткән саннарының берсендә Бөтендөнья “Татарча диктант яз!” акциясендә бөгелмәлеләрнең дә актив катнашканлыгы (барлыгы 1 500дән артык кеше) турында хәбәр иткән идек инде. Быел, беренче тапкыр буларак, әлеге чарада мәчеткә йөрүче мөэмин-мөслимәләр һәм шулай ук мәчеттә татар теле курсларында туган телне, гарәп телен һәм Коръән уку тәртипләрен өйрәнүче кардәшләребез дә катнашты: биредә мәктәп укучыларыннан алып, олы яшькә кадәр булган 30 кеше татар телен ничек белүен ачыкларга теләп, үз белемен сынап карады. Сүз уңаеннан, үзәк мәчеттә татар телен өйрәнү курслары быел да эшен башлап җибәрде, теләүчеләр әле укуга кушыла ала.  

Кешеләрнең активлыгы бер шатландырса, туган телгә ихтирамлы караш икенче сөендерә.  

– Татар телен өйрәнүгә кызыксындыруны арттыру һәм милләтне хөрмәт итүчеләргә игътибар күрсәтү максатында, татар телендә диктант язганда телне яхшы белүен күрсәткән кардәшләребез арасында иң яхшыларын сайлап, өч урын билгеләдек, мөхтәсибәт исеменнән кечкенә генә кызыксындыру бүләге дә әзерләдек, – ди имам-мөхтәсиб Рамил хәзрәт Хөснетдинов.     

Беренче урын яулаган Зөлфия Латыйп кызы Вәлиевага, икенче урын алган  Рәмзия Ногман кызы Гәрәевага, өченче урынга лаек булган Зарема Наил кызы Хөснетдиновага мөхтәсибәт исеменнән Дипломнар да тапшырылды.  

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА 

Нурислам КУЧКАРОВ фотосы 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: