Бөгелмә авазы

Татарстан мәктәбендә гадәттән тыш хәл

Бүген 10.54 сәгатьтә 112 бердәм номерына Казанның бер мәктәбенең укучысының әнисе мәктәп укучыларын тоткынлыкка алганнар дип хәбәр итә

Әлеге ханым сүзләренә караганда, аның 10 нчы сыйныфта укый торган кызының сыйныфташы мәктәпкә пистолет һәм пычак алып килеп, сыйныфтан берсен дә чыгармый. Вакыйга урынына шунда ук килеп җиткән полиция хезмәткәрләре 17 яшьлек яшүсмерне тоткарлый.

 

Башлангыч мәгълүматлар буенча, яшүсмер рус теле кабинетына кереп, укытучы өстәле артына утыра һәм кинәт  пневматик пистолет белән  пычак чыгара.

Ләкин ул бернинди дә таләпләр куймаган. Хәзерге вакытта яшүсмерләр белән белгечләр эшли.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: