Бөгелмә авазы

Татарча өйрәнәсең киләме?

Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә тиздән, 15 октябрьдә, теләүчеләр өчен татар телен өйрәнү курсы эшли башлый.

Исегезгә төшерәбез, әлеге курслар Татарстан Республикасы Диния нәзарәте Үзәк Диния оешмасы инициативасы белән оештырыла. Узган ел беренче тапкыр үткәрелгән алты айлык курсны тәмамлаган дистәдән артык кеше сертификат алган иде инде. Быел да 15 октябрьдә башланачак дәресләргә татар телен өйрәнергә, бу телдә аралашырга  теләгән һәр кеше йөри ала, уку әйткәнебезчә, түләүсез.   

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: