Бөгелмә авазы

Сабыйлар шатлыгы безне яшәтә

Район ветераннар оешмасының Акбаш бүлегендә эшләүче тынгысыз җаннары Бөгелмәнең “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләр өчен өчен “Бала күңелен җылытыйк!” дигән акция оештырдылар.

Бияләй-оекбашларның тиз тузуы беркемгә дә сер түгел. Бигрәк тә – балаларда. Гаиләдә яшәүче сабыйга әбисе я әнисе бик матур итеп, тиз генә бәйләп тә бирә ала, ә менә “Ялкын” приютында тернәкләнү узучы балаларга акциядә катнашучылар ярдәмгә килде.

Бу чара анда стереотипларны җимерә ала торган өлкән яшьтәге кешеләр катнашуы белән үзенчәлекле. Лаеклы ялга чыккач та алар актив тормыш белән яшәүләрен дәвам иттерәләр: эшлиләр, иҗат я спорт белән шөгылҗләнәләр, хәйрия эшләрендә катнашалар.

Мисал өчен Акбашта яшәүче Фатыйма Фәттахова, Светлана Кикоть, Нурзия Фазылова, Зөлфирә Нуруллина, София Илющенко, Язгөлем Баһавиева, Әлфия Кашапова, Гөлсинә Хәмидуллина, Гөлфия Хуҗиева, җирле ветераннар оешмасы җитәкчесе Абруй Насыйрова кул асттында, авыр тормыш хәлендә калган балаларга җылы оекбашлар бәйләп бирделәр. Алай гына да түгел, нәни дусларын җиләк-җимеш, татлы тәм-томнар белән сыйладылар.

Тәрбия, медицина ярдәме, яхшы туклану, уеннар, дәресләр – ата-ана назыннан мәхрүм булып яшәүче балалар өчен болар барысы да бик мөһим, әлбәттә. Әмма тулысынча бәхетле булсыннар өчен ул гына җитми. Алар олыларның игътибарына, күңел җылысына, гаиләдә генә була торган рухи халәтне тоюга мохтаҗ. Акциядә катнашучылар сабыйларга шуны бүләк итте дә.   

Анастасия НАТАЛЬИНА

директор урынбасары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: