Бөгелмә авазы

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин: Дин әһелләре өчен Ризаэтдин Фәхретдин — зур үрнәк

Тарих институтында Ризаэтдин Фәхретдинның (1895-1936) тууына 160 ел тулуга багышланган конференция уза.

Дин әһелләре өчен Ризаэтдин Фәхретдин зур үрнәк булып тора. Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин «Ризаэтдин Фәхретдиннең мирасы һәм иҗтимагый эшчәнлеге» бөтенроссия фәнни-гамәли конферециясендә шулай дип белдерде.

«Кайбер урыннарда каты иттереп язганнарын кайберәүләр, тәнкыйтьләү йөзеннән, кырыс, дорфа яза диючеләр бар. Ләкин бу кырыслык түгел, бу таләпчәнлек. Үрнәк булган мөфтиләрнең берсе, үзенә карата таләпчәнлеген үзендә яшереп кенә түгел, аны үрнәк итеп күрсәтә алган мөфтиләрнең берсе ул. Пәйгамбәрнең эшләрен, сүзләрен дөрес аңлауга ишекне ачкан кешеләрнең берсе», — диде Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында бу конференция бөек татар галиме, педагог, тарихчы, җәмәгать һәм дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдиннең (1895-1936) тууына 160 ел тулуга багышланган. Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов татар мирасында мәшһүр шәхесләрнең берсе Ризаэтдин Фәхретдин тарихны да өйрәнгәнен, динне дә, татар халкының мирасын күтәргән шәхес булуын билгеләп узды.

Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Рамил Әдһәмов Ризаэтдин Фәхретдиннең халыкның иҗтимагый фикеренә зур өлеш керткәнен, милләт тарихында иң авыр заманаларда эшләгән кеше булуын искәртте.

«Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектур һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева конференциягә багышлап, «Ризаэтдин Фәхретдин дәресләре» күргәзмәсе оештырылганын әйтте. «Безнең гуманитар мирасыбызны гәүдәләндерү буенча Кремль залларында даими эш алып барабыз. Мәрҗанигә багышлап та күргәзмә оештырылган иде», — диде ул.

Ул Әлмәт районы Кичүчат авылында Ризаэтдин Фәхретдин музее белән элемтәдә торганнарын искәртте. «Безнең өчен андагы экспонатларны да күрсәтү мөһим иде», — диде. Зилә Вәлиева чыгышында Р.Фәхретдин заманында да мәгариф өлкәсендә реформалар барганын, аның шул реформаларга юл салганын билгеләп үтте.

Кичүчат авылындагы Р. Фәхретдин музее директоры Диләрә Гыймранова кичә Әлмәттә зур чара уздырганнарын искәртеп, бу атнаны «Ризаэтдин Фәхретдин атналыгы» дияргә тәкъдим итте. Мирасын саклап калырга тырышкан туганнарына рәхмәтен, мирасын барлап өйрәнгән галимнәргә рәхмәтен җиткерде.

«Риза Фәхретдинның китаплары кулланышта булсын иде. Бездә Риза Фәхретдин белән бәйле бай мирас саклана, Оренбургтан кайткан әйберләр дә бар. Ул әйберләр фондта тузан гына җыеп ятмасын иде, файдаланылсын иде», — диде Диләрә Гыймранова.

Ризаэтдин Фәхретдин 1859 елның 13 гыйнварында Самара губернасының Бөгелмә өязе (хәзер Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат авылында туган.1921 елның 6 декабрендә мөфти Галимҗан Баруди вафат булгач, Диния нәзарәтендә мөфтилек вазифаларын башкара. 1923 елның 10 июлендә мөфти итеп рәсми рәвештә сайлап куела һәм вафатына хәтле мөфти булып хезмәт итә. Ризаэтдин Фәхретдин 1936 елның 12 апрелендә Уфада дөнья куйган һәм 15 апрельдә шәһәрнең мөселман зиратына җирләнгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: