Бөгелмә авазы

Организмга ни җитми икән?

Нәрсә ашыйсың килүенә карап, организмга нинди витаминнар җитешмәвен ачыкларга була. Укыгыз һәм нәтиҗә ясагыз

  • Шоколад ашыйсым килә! Сезгә магний җитешми. Аны иң яхшысы, киптерелмәгән көнбагыш орлыгында, чикләвекләрдә, бананда һәм карабодайда табарсыз.
  • Ипи бирегез һәм күбрәк булсын! Әгәр дә гел камыр ризыкларына тарта икән, үзегездәге азот запасы турында уйланырга вакыт. Аны протеинга бай ризыкларда: ит, балык, кузаклыларда, чикләвекләрдә эзләгез.
  • Майсыз ризыктан башка яши алмыйм! Кальций җитешми дип уйларга нигез бар. Аңа брокколи кәбестәсе, сыр, кунжут, кузаклылар, сөт һәм әче сөт ризыклары бай.
  • Сельдь балыгы китерегез! Сездә хлоридлар белән бәйле проблема. Аны кәҗә сөте, балык, диңгез тозы кулланып чишәргә мөмкин.
  • Лимон бирегез! Күрәсең организмда С витамины һәм калий тозларына кытлык. Салкын тиеп иммунитетыгыз төшүен дә исәптән алып атырга ярамый.
  • Бераз көйдереп пешерелгән пәрәмәч ашарга иде! Ә җиләк-җимеш ашарга туры киләчәк! Чөнки сезгә җитешмәгән углерод нәкъ менә аларда бик күп.
  • Бернәрсәдән дә баш тартмыйм, барысын да ашыйсым килә! Сезнең организмига кремний (чикләвек, көнбагышта күп), триптофан (сырда, бавырда, бәрән итендә, йөзем җимешендә, татлы бәрәңгедә, шпинатта бар), тирозин (куе сары, яшел, кызыл җимешләрдә һәм С витаминына бай яшелчәләрдә) җитешми. Критик көн алдыннан күп ашыйсы килү -  цинк дефицитына ишарә (кызыл иттә, диңгез продуктларында, яфрак яшелчәләрендә (төрле салатлар), тамыразыкларда бар).
  • Бернәрсәгә дә исем китми! Бу В1 (чикләвекләрдә, кузаклыларда, бавырда һ.б.субпродкутларда), В2 витаминнары (тунец, палтус балыкларында, сыер, тавык, индейка, чучка итендә, орлыкларда, кузаклыларда) һәм марганец (әстерхан, миндаль, пекан чикләвеге, зәңгәр җиләк)   җитешсезлеге билгесе.     

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: