Бөгелмә авазы

Канатларын сугыш өткән бәхет

Табигатьнең үзе тарафыннан хатын-кызга гаиләгә нигез салу, аның учагын сүндермичә саклау бурычы йөкләтелгән. Яшьлек, беренче мәхәббәт, сөю-сөелү, балаң туу – нинди бәхет! Бөек Ватан сугышы башланмаса, ул да бик бәхетле булган булыр иде...

Бүген минем әниемнең әбисе, солдат толы, тыл хезмәтчәне Прасковья Антоновна Байкарова турында сөйлисем килә. Ул бөтен гомерен балаларын җил-яңгырдан саклап, үстереп кеше итүгә багышлаган. Йөзендәге һәрбер җыерчык шул тырышлыкның шаһиты булып тора.

1942 ел... Сөекле ире Дмитрийнең госпитальдән язган хатын алгач, Прасковья гаять кыю карарга килә – ничек тә янына барып, үзен  күрергә, авыр минутларда аңа терәк булырга.

– Син ни сөйлисең? Анда ничек барырга җыенасың? – дип, күз яшьләре белән үгетли әнисе, әлбәттә, кызын җибәрәсе килми, шул ук вакытта аның тәвәккәл холкын белгәнгә, каршы да тора алмый, күз яшьләрен сөртә-сөртә Прасковьяны юлга әзерли. Бергәләшеп аркага аса торган букчага күчтәнәчләр, җылы оекбашлар, бияләйләр тутыралар.

Туганнары, күршеләре дә: “Якын ара түгел, вакыты та хәвефле. Юлын ничек табарсың?” – дип, үгетләп карый. Әмма сөйгән ире белән күрешү теләге көчле булганга, аны берәү дә уеннан ваз кичерә алмый. Солдат иренең күңелен күрәсе, сөендерәсе килә. Иптәш кызы да аңа иярәчәген белгәч, әнисе дә, туганнары да бераз тынычлана төшә.

Сабыйларын кат-кат кочаклап үбеп, Прасковья юлга кузгала. Төрле каршылыклар аша узып, госпитальгә барып җитәләр алар, әмма анда аларны күңелсез хәбәр көтә. Ул вакытта хатлар озак йөри, Прасковья  килеп җиткәнче, ире терелеп,  кире фронтка озатылган була. Бу юлы инде әбиемнең сөекле ире – бабам Дмитрий Федорович Байкаров мәңгелеккә, кире кайтмас өчен киткән булып чыга. Аларга очрашу насыйп булмый.

Кызганыка, алда язылганнар – фильм өчен уйлап табылган сюжет түгел, минем өчен кадерле якыннарымның тормыш тарихы.

Д. Ф. Байкаров 1915 елда Оренбург өлкәсенең Новоборискино авылында туа.Тыныч вакытта яшь, шаян тракторчы, ышанычлы ир һәм кайгыртучан әти була.1941 елның гыйнварында армиягә алына. Ике кечкенә кызы белән йөкле хатынын калдырып китү үтә авыр була аңа. Ярты елдан сугыш башлана.Үзенә бик тә охшап туган кече улы Винька (Викторны) күрү дә насыйп булмый аңа.

Язманың тулы вариантын "Бөгелмә авазы" газетасының 3 июльдә чыккан 26нче санында укыйаласыз.

Ахыры бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: