Бөгелмә авазы

«Гаилә бәхете баскычлары»

Халыкара гаилә көне уңаеннан түгәрәк өстәл

8 нче номерлы Акбаш авылы китапханәсе хезмәткәре авыл халкын Халыкара гаилә көне уңаеннан оештырылган «Гаилә бәхете баскычлары» дигән түгәрәк өстәл артында чакырды. Китапханәче бәйрәмнең тарихы, гаиләнең кеше тәрбияләүдә нинди роль уйнавы, гаилә даирәсендә китап укуның файдасы турында сөйләде. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар «Гаилә сезнең өчен нәрсә ул?», «Гаиләнең төп нигезен нәрсә тәшкил итә?», «Ата-аналар һәм балалар мөнәсәбәтләре нинди булырга мөмкин?» дигән сорауларга җавап бирделәр. «Халык зирәклеге әйтә», «Әдәби исемнәр һәм персонажлар», «Гаиләдә иң мөһиме», «Кем мин сиңа?», «Сабый теле» дигән кызыклы конкурслар утте. Чара чын күңелдән узды, һәр катнашучы үз фикерләрен белдерде, үз гаиләләрендә үзара мөнәсәбәтләр серләре белән уртаклашты.

Китапханәче Ханнанова Э.Ф.

Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: