Бөгелмә авазы

Финанс грамоталылыгы

“Балалар һәм яшьләр өчен бөтенроссия финанс белеме атнасы” кысаларында

Бөгелмәнең “Радуга” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өлкәннәр өчен “Бөтенроссия саклык атнасы” һәм “Россия Федерациясендә финанс белеме дәрәҗәсен арттыруга ярдәм” Россия Федерациясе финанс министрлыгы проекты кысаларында, гамәлгә ашырыла торган “Балалар һәм яшьләр өчен бөтенроссия финанс белеме атнасы” кысаларында, “көмеш яшендәге” кешеләр өчен “Халыкның финанс грамоталылыгын һәм финанс белемен үстерүгә ярдәм итү” дип исемләнгән чара узды.

Чараны Банк почтасы вәкилләре үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәткәрләр, волонтерлар, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре катнашты. Алар финанслар белән эш итүгә, өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга карата мошенниклык гамәлләре булдырмауга кагылышлы бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүмат алдылар

 

Ирина БЕЛЯКОВА,

өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: