Бөгелмә авазы

Эзтабар якташыбыз

Кызыл Чишмә. 2017 ел, июль башы. Атна буе яуган яңгырлардан соң беренче чалт аяз искиткеч матур көн. Төрле төбәкләрдә яшәүче якташларыбыз иртә таңнан авылга – һәйкәл ачу тантанасына агыла.

Бүген миңа Мәскәүдән шушы җыенга махсус кайткан Рәкыйповлар гаиләсе белән якыннан танышу насыйп булды. Назыйм Галим улы да, Әкълимә ханым да шушы авылда туып-үскәннәр. Соңрак аларны җыясы ризыклары, басасы туфраклары тарткандыр инде – язмышлары Мәскәү каласы белән бәйләгән. Ил башкаласында яшәп, эшләп, балалар үстереп, матур итеп яшәп яткан көннәре якташларыбызның. Бу күркәм пар янында ипле генә елмаеп басып торган уллары Альберт белән дә таныштым.

Альберт Рәкыйпов 1985 елның 13 апрелендә Мәскәү каласында туган. 14 яшеннән, әле мәктәптә укыганда ук, үсмер егет “Исток” дип аталган эзтабарлар төркеме әгъзасы булып китә. Музыка белән дә шөгыльләнә икән (бас-гитарада уйный). Эшли, шулай булса да, ул әле дә эзләү эшләрендә – эзтабарлык хәрәкәтендә актив катнаша, үз төркемнәренең җитәкчесе булып тора. Әлеге эш, нигездә, битараф булмаган кешеләр энтузиазмы белән алып барыла, план коралар, аннары шул план нигезендә эш итәләр. Эзләнү экспедицияләренә дә, нигездә, үз акчаларына чыгалар икән. Билгеле, эш барышында авыр техника белән, табылдыкларны тиешле урынга илтү, аңа кадәр вакытлыча саклау, табылган җәсәдләрне җирләү кебек эшләрдә ярдәм итүче оешмалар да бар.

Мин Альбертка: “Сиңа бу ни өчен кирәк?” – дигән сорауны бирми түзә алмадым.

– Сугышның нинди зур куркыныч икәнен аны үз башыннан кичкәннәр генә беләдер. Минем ике яктан да бабайларым сугыш ветераннары, инвалидлар. Алар сугыштан, берничә тапкыр каты яраланып та, исән чыга алганнар. Әниемнең әтисе лейтенант Зәхия Галим улы Әхмәтов фронтта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, “Партизану Отечественной войны II степени” медале белән бүләкләнгән.

Әтиемнең әтисе Галим Рәкыйп улы Рәкыйповка вакытында тапшырылмый калган III дәрәҗә Дан орденын, кызганыч, үзе вафат булгач кына, архивлардан эзләп табып, гаиләгә кайтарта алдык. (Бу хакта аерым мәкалә язылган иде инде. Автор.). Менә шулай эзләү хәрәкәтләрендә катнашып кына булса да, тыныч киләчәгебез хакына башларын салганнарга бурычымны кайтарырга телим.

Әле менә шушында кайтыр алдыннан гына 1998 елгы статистика мәгълүматларын карап утырдым. Икенче Бөтендөнья сугышында Совет армиясенең югалтулары 11 944 100 кеше тәшкил иткән дип языла. Шуларның 6 885 меңе һәлак булган. 4 599 мең кеше хәбәрсез югалган, әсирлеккә эләккән. Ә Советлар Союзы гомумән, 26 миллион гражданинын югалткан. Башка кайбер мәгълүматларга караганда, бу сан 29 592 749 кеше дип санала. Коточкыч күп кешенең гомере киселгән бу сугышта! Хәбәрсез югалганнары күпме бит әле тагын!

Сугышка кергәндә солдатларга исемнәре, мәгълүматлар язылган медальонннар бирелергә итеш булган. 1941 елның 22 июнендә башлана, ә ул медальоннар бирелмәгән була. 1942 елның февраленә кадәр бирелмәгән була әле. Никадәр кешенең язмышы билгесез. Кем ул, кайсы авыл яки шәһәрдән, кайсы өлкәдән?..  

Альберт Рәкыйпов үзе Вязьма, Ржев, Ленинград, Смоленск тирәләрендәге сугышлар барган урыннарга оештырылган эзләнү экспедицияләрендә катнашкан. Үз куллары белән  җирдән күп сугышчыларның җәсәдләрен күтәргән, аларны җир куеныныа хөрмәтләп иңдерүдә катнашкан кеше.

2009 елда Ржев тирәсендә Альберт Назыйм улы солдат медальоны сакланган кызылармияченең җәсәден таба. Шул медальондагы мәгълүматлар буенча  солдатның туганнары эзләп табыла. Шул көнгә кадәр ул солдат хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган.

Ленинград өлкәсендә барган эзләнүләр вакытында “Исток” төркеме әгъзалары өлкән яшьтәге бер әбинең ихатасында очраклы рәвештә 30 сугышчының җәсәденә тап булалар.

– Әллә ни тирән дә булмаган чокырдан сугышчыларның җәсәдләрен күтәргәндә, тирә-юньдә шундый авыр тынлык торды – безне чолгап алган авыл халкы сүзсез генә елады, – дип искә ала ул вакыйганы искә төшергәндә үзе дә күз яшьләренә төелгшән ир-егет. – Табылганнарны хөрмәтләп җир куенына кабат салу һәрвакыт бик авыр күренеш...

 – Без генә түгел, илнең башка төбәкләрендә дә эзләү отрядлары зур эшләр башкаралар. Шундый эзләү эшләре барышында Татарстан сугышчыларының медальоннары белән җәсәдләре дә табыла. Әти-әниемнең туган җире белән бәйле һәрбер мәгълүмат минем күңелдә аерым урын алып тора. Шуңа да кайбер хәбәрләр турында аерып әйтеп узу да һич артык булмас.

Ленинград өлкәсенең Вороново районында “Мингалиев Госман” дип язылган кашык табыла. Ул Татарстанның Балык Бистәсе районында туып-үскән  кеше булып чыга. Сугышчының шәхси әйберләре аның туганнарына тапшырыла.

Смоленскидагы сугыш урыннарында оештырылган эзләү эшләре дә аерым нәтиҗәләр бирә.  Җирле эзләү отряды снаряд төшүдән барлыкка килгән чокырда өч совет сугышчысының җәсәден тапкан. Аларның берсе Яңа чишмә районы кешесе Салих Хәмәтҗанов булып чыга. Берничә көн үтүгә, ун гына метр читтәрәк булган икенче бер снаряд чокырында тагын ике кешенең гүдә калдыклары табыла. Эзтабарлар ачыклаганча, аларның берсе Бөгелмә районыннан булган – Василий Егоров. Әлеге сугышчының да туганнары табылган. Смоленск өлкәсендә булып, якын кешеләре зурлап күмелгән каберләргә туган яктан алып барган берәр уч туфракларын салып кайтканнар алар...

Берара әңгәмәдәшем белән икебез дә сүзсез калып, берара тын тордык. Мин Альберттан: “Шушы эзләү эшләре барышында иң авыры нәрсә?” – дип сорадым. – Иң авыры – табылган, җирдән җыеп алынган солдат сөякләрен биштәрләргә тутырып, аркага асып, урман-сазлыклар аша базага кайту. Иңдәге биштәрдә кайчандыр, кемнеңдер газизе булган, дәһшәтле сугнышта ил азатлыгы өчен җанын фида кылган, ә аннары тиешле хөрмәт тә күрмәгән. Җирләнми яткан, еш кына исеме дә билгеле булмаган хәбәрсез югалган сугышчы... Минем өчен бик авыр мизгелләр бу...

2011 елның сентябрендә Альберт Рәкыйпов Венгриянең балатон күле буенда оештырылган эзләү экспедициясендә катнаша. Бу – Россия белән Венгриянең беренче уртак эзләнү экспедициясе.

Европа илләрен фашист гаскәрләреннән азат итүдә Балатон күле буенда барган сугышлар зур роль уйный. Кызыл Армиянең немец илбасарларына каршы иң соңгы зур көрәше, дошманның ныклы каршылык күрсәтүе... 8 көн буе барган авыр сугышта (1945 ел, 6–15 март) Балатон күле буенда Вермахт гаскәрләренә каршы 3нче Украина, 1нче Болгария, 3нче Югославия армияләре сугыша. Әлеге авыр сугышта совет авиациясенең роле искиткеч зур була. Әлбәттә, югалтулар да көчле: Венгриянең шул төбәгендә экипажы-ние белән йөздән артык самолёт юк ителә. Шуларның дистәдән артыгы – совет очкычлары. Алар, нигездә, “ИЛ-2” һәм “Бостон”нар. Җирле эзтабарлар бу самолётларның фрагментларын моңа кадәр тапкалаган булалар инде. Шул табылдыклар урыннарын ныклап өйрәнү һәм эзләү башлана. Озак та узмый, бердәм эшнең уңай нәтиҗәләре күренә башлый. Югалтуларның тулырак исемлеге төзелә. Самолётлар, аларның моторларының номерлары ачыклана. Югалган экипаж әгъзалары турында мәгълүматлар туплана. Шушы районда 1945 елның мартында барган һава сугышларының берсендә һәлакәткә тарыган “ИЛ-2” самолетының берсендә экипаж – Советлар Союзы Герое лейтенант Герман Петрович Одноценов һәм укчы сержант Уфимцев хәбәрсез югалалар.

Одноценов 1923 елда Казанда туган, шуннан ук сугышка алынган. Кызганыч, бу экипаж турында әлегәчә ике төрле мәгълүмат бар. Бер җирдә ул һәлак булган дип теркәлгән. Ә Татарстанда китапта һәм геройлар исемлегендә Одноценов – хәбәрсез югалганнар рәтендә.

Алда әйтелгән экспедициядә  Альберт Назыйм улы сазда табылган “ИЛ-2” штуриовигын казып чыгаруда актив катнаша.

2017 елның июль башында “Исток” эзтабарлар төркеме җитәкчесе Андрей Игоревич Козуб, Альбертның авылга һәйкәл ачу тантанасына кайтачагын ишеткәч, Тверь өлкәсендә эзләнүләр вакытында табылган касканы биреп җибәрә. Авылдашлар сугыш булып узган җирдә табылган бу касканы һәйкәл янына урнаштырдылар.  Белмәссең, бәлки безнең авылдан да кемдер анда хәбәрсез югалган булып саналып, инде менә ничә еллар исеме, язмышы ачыклануын көтеп ятадыр. Белмәссең...

Бөек ватан сугышы тәмамлануга, Бөек Җиңүгә тиздән 75 ел тула. Шуңа да карамастан, әле сугыш узга, каты бәрелешләр булган урыннарда меңнәрчә сугышчыларның күмелмәгән. Яу кырында шул килеш калган җәсәдләре табылып тора. Урман-сазлыкларда җимерелгән, таркалып барган хәрби техника калдыклары әле дә булса ята. Хәрби биремне үтәргә киткән җирдән әйләнеп кайтмаган сапмолет калдыклары, экипаж әгъзалары су баскан чокырларда, ә кайбер урыннарда гел җир өстендә диярлек ята бирә.

Берничә дистә ел инде сугыш узган урыннарда эзләү эшләре алып барыла. Һәр елны меңнәрчә совет солдатлары җәсәдләре табыла, хәрби зиратларга җирләнә, хәбәрсез югалганнарның саны кими бара. Сугыш тәмаланд, дибез... Ә газизләре бүгенгәчә хәбәрсез югалганнар исемлегендә саналган гаиләләр өчен беттеме икән соң ул сугыш? Бу урында бөек полководец Суворов сүзләрен искә төшерү урынлы булыр: “Яу кырында һәлак булган  соңгы сугышчы җир куенына иңдерелми торып, сугыш әле тәмамланмый”...

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: