Бөгелмә авазы

“Эшче һөнәрләр салават күпере” квест-уен

Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елына Карабаш бистәсе китапханәсендә Бөгелмә районы Мәшгульлек үзәге директоры Н.В. Казанова катнашында чара узды.

2нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары китапханәче белән бергә иң мөһим сорауга җавап эзләделәр. Нәрсә ул хезмәт һәм ул ни өчен кирәк, мәктәптә алган белемнәр кешенең киләчәк тормышында ничек ярдәм итә? Профессияне ничек дөрес сайларга, ул файда гына түгел, ә канәгатьлек тә китерсен.

Әлеге сорауларга җавап бирү өчен “Кояшкай” һәм “Карчыга” командалары “Эшче һөнәрләр салават күпере”  квест-уенында катнаштылар. “Һөнәрне чамала”, “Эрудитлар ярышы”, “Презентация” биремнәре “бик яхшы” һәм “яхшы” билгеләргә башкарылды, һәр команда иң күп балл җыйды, капитаннар конкурсы белән уенга нәтиҗә ясалды, “Карчыга” командасы һөнәрләрне яклауда ышанычлырак дип табылды һәм җиңүче булды.

Соңыннан һәр команда һөнәрләр турында белешмәлекләр һәм буклетлар алды. Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Н.В. Казановага әлеге чарада катнашканы өчен рәхмәт белдерәбез.

 

Әнисә САМУЧЕНКОВА

Автор фотосы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: