Бөгелмә авазы

Бәйрәм белән сезне!

Карабаш бистәсендә яшәүче Фәһимә Шаһит кызы Минхәйдарова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткәрде.

«Россия Федерациясе Президентының Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә 90 яшьтән башлап, традицион рәвештә юбилейларына РФ Президентының шәхси котлау хатын тапшыру турында " гы Указы нигезендә, юбилярга Россия Федерациясе Президентының котлау хаты тапшырыла.

Хөрмәтле Фәһимә Шаһит кызы!

Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйм!

Сез зур тормыш мәктәбен үттегез, сугыш чорының авыр сынауларын лаеклы үттегез, илне аяусыз торгыздыгыз. Сез һәрвакыт Ватан язмышында катнашуыгызны тоясыз,  эшләрнең уң булуына ышанасыз.

Ватаныбызга бөек мәхәббәт, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылыкны сез безгә һәм киләчәк буыннарга тапшырасыз.

Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм иминлек телим.

Россия Федерациясе Президенты

В.В.Путин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: