Бөгелмә авазы

Быел “Музей атналыгы”ның бер көне экология проблемаларына багышланды.

Бөгелмә туган якны өйрәнү музее климат үзгәрешләренә һәм алар белән бәйле проблемаларга үз карашлары белән уртаклаша.

Инде меңнәрчә еллар дәвамында кешеләр дөнья бетүнең төрле сценарийларын уйлап таба. Кайберләре артык фантастик тоелып, ышандырып бетермәсә дә, дөнья бетү галәмәте – ахырзаманның булачагы мөмкин:   экологик һәлакәтләрдән башлап, кешеләрнең үзләрен генә түгел, ә бөтен планетаны, шул исәптән, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын юк итүенә кадәр проблемалар яный бит.

         Әле моннан 30 ел элек кенә кешенең климат шартларына һәм тулаем экологиягә нинди йогынты ясавы турындагы сорау  көн кадагына бөтенләй куелмады диярлек. Галимнәр кеше алып бара торган хуҗалык эшчәнлегенең катастрофик нәтиҗәләре турында уйланырга тырышмадылар.

         Кешеләр, башка барлык төр тереклек арасында, җирдәге тормышка иң зур йогынты ясаган җан иясе ул. Кеше урман кисә, елга-күлләр суын чамасыз куллана, океаннарны пластик белән “томалый” һәм шул рәвешле  күп кенә тере организмнарның юкка чыгуына китерә, микроклиматны үзгәртә.

         Цивилизация башланганнан алып, кеше планетада бөтен имезүчеләрнең 83 процентын һәм үсемлекләрнең яртысын юкка чыгарган. Әгәр дә без бу рәвешле җимерүне-юк итүне хәзер үк туктатсак та, табигый дөнья башлангыч үз хәленә кайтсын өчен  кимендә 5-7 миллион ел вакыт кирәк булачак.

         Кешеләр һавада углекислый газ, метан, тропосфера озоны кебек газларның концентрациясен күпкә арттырдылар. Болар барысы да ахыр чиктә парник эффекты көчәюгә китерә һәм моның  нәтиҗәләре дә төзәтеп булмаслык хәлгә китерергә мөмкин.

         Глобаль җылыну күп бәла-казаларга китерә. Корылык, су басу, давыл, җир тетрәү, цунами торган саен ешрак була һәм интенсивлаша бара. Хәзер экстремаль һава шартлары елына 106 мең кешене үтерә һәм бу сан арта гына барачак.

         Цивилизациянең тагын бер файдасы, аның экологиягә коточкыч  йогынты ясый торган көч – автомобильләр. Машиналарның төтен газлары яңгыр суын аэрозольләр һәм күкерт кислотасы эретмәсе белән баета, транспорт чаралары двигательләренең эшеннән чыккан тавыш дәрәҗәсе һәрберебезнең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый.

         Бөгелмә районында экологияне, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау мәсьәләләре бөтен дөньядагы кебек үк кискен тора, аларның берсетабигый һәйкәлләрне саклау мәсьәләсе. Шундыйларга Карабаш тавы, Татар Димскәе аланы, Спас чишмәләре, Петровский наратлары һәм башкалар керә.

         Кешеүзен бөтен җирдә дә, күп нәрсәдә дә чикли ала торган уникаль җан иясе. Әмма өч әйбер бар, алардан башка ул озак яшәми: чиста су, ризык һәм һава. Нәкъ менә алар безнең тормышыбызны тәэмин итәләр, организмның җайга салынган эшен тиешенчә башкарырга булышалар. Әгәр әлеге компонентларның берсе генә булса да җитми башлый икән, тормыш өзелә, яшәү туктала.

         Ә бит берничә гади генә кагыйдәне үтәгәндә, хәтта гадәти кеше дә әйләнә-тирә мохитне торгызуга үз өлешен кертә ала, шул рәвешле, экологиягә начар йогынты да сизелерлек кимиячәк: чүп-чарны сортларга аерыгыз; автомобиль ягулыгын экономияләргә тырышыгыз; электр энергиясе чыгымын киметегез, лампочкаларны энергия саклый торган лампаларга алыштырыгыз; целлофан пакетлар кулланудан баш тартыгыз; суны саклап кына тотыгыз; үз рационыгызданда ит һәм терлек продуктларын мөмкин кадәр азрак кулланырга тырышыгы; чүп-чарны теләсә кая ташламагыз, ә махсус чүп савытларыннан файдаланыгыз.

         Гади генә шушы кагыйдәләр безнең әйләнә-тирә мохитне һәм, тулаем алганда, күп кенә экосистемаларның хәлен яхшыртуга һичшиксез ярдәм итәчәк. Шуңа күрә иң яхшы экологияне яхшырту, чистарту һәм сафландыруга бер адымны бүген үк ясарга мөмкин. Әйләнә-тирә дөнья барыбыз өчен дә уртак, димәк, бездән ерак җирләрдә суга яки атмосферага эләккән тонналаган пычрак матдәләр, кеше алып барган хезмәт эшчәнелегенең калдыклары тиз арада планетада яшәүчеләрнең барысының да сулар һавасына эләгеп, үпкәләренә тула, климатка һәм тулаем җир экологиясенә көчле йогынты ясый.

 Гөлчәчәк ГАРИПОВА, методист

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: