Бөгелмә авазы

Быел матур кыш булачак?

Бу хакта Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итә.

Быел кышны температура нормада яки аннан югарырак булачак, дип белдерде Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд. Озак вакытлы фаразлау картасында "алсу төс" өстенлек итә, ди белгеч. — Метеорологларда картаны буяу, фаразлар температура фонын күрсәтү каралган. Зур булмаган уңай аномалияләр кызыл төс белән буяла, кечкенә аномалияләр — алсу , зур булмаган тискәре аномалияләр — зәңгәрсу, сизелерлек тискәре аномалияләр — зәңгәр төскә буяла , — ди Роман Вильфанд.
Элегрәк ул Русия төбәкләрендә салкыннар ноябрь ахырында гына урнашачак, ә "классик кыш" декабрьнең икенче яртысында гына киләчәк, дип белдергән иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: