Бөгелмә авазы

Буыннан-буынга күчә ул әрнү

Әби-бабайлардан сугыш вакытындагы тормыш турында сорасаң, алар беразга тынып кала, күзләренә яшьләр килә, сизелеп тора – кәефләре төшә.

Ник дигәндә, искиткеч авыр вакыт булган ул, беркайчан да хәтердән чыкмаслык...

Минем әбием Разыя Кәбир кызы Шәймәрданова сугыш башланганда   унике яшьлек кыз булган. Ул миңа 4 яшь чакта вафат булды. Аны бик аз хәтерлим. Шулай да җылы куллары, ягымлы карашы һәм: “Бәхетле бул, балам”, – дип аркамнан сөюләре исемдә. Күңелдә якты, шул ук вакытта моңсу да хатирәләр кузгакан бу язмамны – әбиемнең олы кызы, ягъни минем әнием Фирдәүсә Әхтәм кызы Хәсәншина сөйләгәннәрне сезгә дә җиткерәсем килә.

 

... Матур хыяллар, якты өметләр белән яшәп ятканда, һич көтмәгәндә, тыныч шәһәрләребез, авылларыбыз өстенә  бомбалар, снарядлар ява башлый: 1941 елның ямьле 22 июнь иртәсендә  Гитлер Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итә.

Иң кыен, авыр эшләр ул вакытта хатын-кызлар һәм яшүсмерләр җилкәсенә төшкән. Чөнки авылдагы барлык ир-атларны фронтка, илебезне фашист илбасарларыннан саклар өчен алып китәләр. Хатын- кызлар һәм яшүсмерләр, көнне төнгә ялгап, үгез җигеп, басуда җир сөрәләр, көлтә җыялар. Кыш көннәрендә Дымкага элеваторга арыш, бодай, борчак ташыганнар. Ашау ягы ачлы-туклы була. Он юклыктан алабута орлыгы, кузгалак, балтырган кушып “яшел көлчә сала торган булганнар. Алар фермада, басуда сукалауда, амбарда, чәчүләрдә эшләгәннәр, эшләгән өчен бер уч он бирә булганнар. Сөрелгән бакчалардан, туңган бәрәңге җыеп, җәймә ясаганнар. Кыр эшләреннән бушаган арада мал карап, оекбашлар, бияләйләр бәйләп, фронтка җибәргәннәр. Бу авырлыклар сугыш аркасында килеп чыкканын аңлап, тиздән, җиңү килгәч, барысы да яхшырыр дигән якты өмет белән эшләгәннәр дә эшләгәннәр, эштән зарланмаганнар алар.

Фронттан күңелсез хәбәрләр, кайгылы хатлар килә торган. Арасында үлү, хәбәрсез югалу турындагылары аеруча куркыта торган булган. Әниемнәрнең йортын да шундый кара кайгы, читләп үтмәгән. Көннәрнең берендә әниемнең олы абыйсы Сәгыйть Кәбир улы турында “хәбәрсез югалды” дигән кайгылы язу килә. Каберенең кайда икәнен һаман да белмибез әле...

Сугыш беткәч тә тормыш бик тиз генә җайга салынмый. Яхшылап яшәп китәр өчен, берничә еллар кирәк булган әле. 1947 елларда әнием Татарстанның Карабаш поселогында эшкә урнаша. Өч-дүрт ел эшләгәч, кире туган ягына – Оренбург өлкәсе, Северный районының Бакай авылына әйләнеп кайта. Колхозга эшкә урнаша. Тормыш юлында үз парын таба, гаилә коралар һәм өч мәхәббәт җимешләре туа, аларны тәрбияләп үстерәләр. Әбием гаиләсе белән соңгы көненә кадәр туган авылында гомер кичерә.

Сугыш вакыты турында сөйли башласа да, әниемнең күзләренә яшь тула иде.

– Ходай сезгә без күргәннәрне күрсәтмәсен, балалар, – дип, һәрчак дога кыла иде. Әниемә үсмер елларында эшләгәне өчен “Хезмәт ветераны” медале бирелде. Аның тырыш хезмәте өчен үз гомерендә алган кыйммәтле бүләкләре, Мактау грамоталары һәм күкрәк тамгалары бихисап иде. Мин аның белән бик нык горурланам. Кызганычка каршы, ул моннан 14 ел элек бакыйлыкка күчте...

Сугыш чорында тормыш бик авыр булган. Ул авырлыкны хәзерге һәм киләчәк буыннар татымасын иде, чөнки сугыш ул ачы күз яшьләре, үлем, хәсрәт һәм зур югалтулар. Әйе, илебездә сугыш ачысы кагылмаган бер генә гаилә дә калмаган ул елларда. Һәм ул гаиләләрнең йөрәк әрнүләре, буыннардан-буыннарга күчеп, әле дә дәвам итә.

Миләүшә ХӘСӘНШИНА

Бөгелмә шәһәре

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: