Бөгелмә авазы

Бөгелмәне ут афәте тынычлыкта калдырмый.

Күпчелек халык өйдә утырган бу көннәрдә Бөгелмә шәһәрендә һәм район территориясендә берничә ут чыгу очрагы да теркәлде.

7 апрель көне дә Бөгелмәне ут афәте тынычлыкта калдырмый. Шәһәрнең Локомотив урамында мунча һәм сарай яна.  

Кичке бишенче яртыда, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, мунча һәм сарай тулысынча дөрләп яна һәм ут инде йортның беренче өлешенә дә үрләгән чак була. Бу вакытта утның инде арытаба таралу куркынычы да яный. Коткаручыларны каршы алган хуҗалар өй, мунча, сарай эчендә беркемнең дә юклыгын әйтәләр... Бу янгын чыгуга мич салуга булган таләпләрне  дөрес үтәлмәве һәм аннан файдалану кагыйдәләренең бозылуы сәбәп булган. 

Фото: М. Пестеров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: