Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләрне ике көнлек эш атнасы көтә

Яңа ел алдыннан һәм аннан соң күп эшләргә туры килмәячәк.

Яңа ел каникуллары чәршәмбе, 1 гыйнварда башлана. Россиялеләр өчен эш атнасы иң көтеп алынган бәйрәм алдыннан нибары ике көн дәвам итәчәк дигән сүз.

Яңа елдан соң ук та шундый ук хәл күзәтелә. Озын яллардан соң, бөтен ил эшкә пәнҗешәмбе, 9 гыйнварда чыга. Димәк, яңа ялларга кадәр ике эш көне кала.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк хәбәр ителгәнчә, 31 декабрьдә, россиялеләрнең үтенечләренә һәм тәкъдимнәренә карамастан, һәркем өчен эш көне булачак. Быел ул сишәмбегә туры килә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: