Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләрдән коры үләнне яндырмауларын сорыйлар.

Янгынга каршы служба хезмәткәрләре һәр язда халыкны кисәтә: кечкенә генә учак зур бәлагә китерергә мөмкин. Тик ут чыгу очраклары барыбер кимеми.

Йорт янындагы үләнне һәм чүп-чарны яндырулар кайвакытта эзсез генә узмый. Мондый уттан хуҗалык каралтылары һәм башка корылмалар яну очраклары да була.

Бәла-казаны булдырмый калу, аңа каршы көрәшүгә, нәтиҗәләрен бетерүгә караганда, җиңелрәк. Шуңа күрә янгынга каршы көрәш хезмәткәрләре профилактик рейдлар уздыралар, бакчачылар белән әңгәмәләр үткәрәләр, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында белешмәлекләр тараталар, үлән һәм чүп-чар яндырган өчен административ җаваплылык бар икәнен искәртәләр.

Коры үләннең януы – ул чын бәла. Яз көне басуларда коры үлән яндыру зур куркыныч яный торган аңлаешсыз традиция ул. Кешеләр узган елгы чүп-чардан тиз арада котылуларына, туфракка көл – ашлама кертүләренә шатланалар, әмма алар бик нык ялгышалар.

Үлән янганда табигый ландшафтларга зур зыян килә, басуларда туфрак яшәү көчен югалта. Утта кошлар һәм аларның оялары, вак имезүчеләр,  микроорганизмнар һәлак була. Мондый югалтулардан соң әлеге мәйданнарда тормыш берничә дистә елдан соң гына  нормальләшә. Коры үләннең януы табигать өчен зур афәткә әверелергә, торак пунктка барып җитәргә, каралты-кураларны, йортларны юк итәргә,  кешеләр, хайваннар төтен белән агуланырга мөмкин, бу бигрәк тә йөрәк чирле яки астма белән авыручы кешеләр өчен куркыныч. Россиянең күп кенә төбәкләрендә үләннәр яну ачык участокларда кар бетеп, узган елгы коры үлән ачылу белән башланып, яшеллек күренә башлаганчы дәвам итә, ягъни өч-дүрт атнадан да артык түгел. Ләкин шул кыска гына вакыт эчендә дә алар зур мәйданнарны колачлый.

Үлән яну – теләсә кайсы башка янгын кебек үк куркыныч янгын ул. Ә янгынны сүндерүгә караганда булдырмый калу җиңелрәк. Димәк, коры үлән яндырудан баш тартырга, үләнне ут төрткән өчен катгый административ һәм җинаять җаваплылыгы билгеләргә һәм кешеләрнең бу гадәткә мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәк. Моның өчен хакимият һәм җирле үзидарә органнары, авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы оешмалары ягыннан җайга салынган һәм аңлы гамәлләр, ә гражданнар тарафыннан җаваплылык һәм сак булу таләп ителә.

Куркыныч турында уйлап та тормыйча, кешеләр кайвакыт тәмәке төпчеген, сүндерелмәгән шырпысын юл читендә, автотрассалар буенда, урманда яки басуда ташлый. Нәтиҗәдә, болыннар яна, урман массивлары зыян күрә. Ә авылда яшәүчеләрнең күбесе гадәтләнгәнчә үләнне яндыру туфракның уңдырышлы өслеген боза, ә бит аны торгызуга еллар кирәк була. Моннан тыш, камыл, чүп-чар һәм башка калдыклар янган вакытта һавага бик күп куркыныч һәм агулы матдәләр бүлеп бирелә.

Ел саен корыган үләнгә ут төртү нәтиҗәсендә, күпме бакча йортлары, хуҗалык корылмалары зыян күрә. Утның мәкере турында онытып, мал-мөлкәтсез, йортсыз һәм хәтта үз тормышыңнан мәхрүм калу ихтималы бар. Шуңа да карамастан, кешеләр бу куркыныч эшләрне дәвам итә.

Язгы-җәйге янгын куркынычы чоры башланды. Урманнарда һәм торфлы урыннарда ут чыгу куркынычы кискен арта. Өстәвенә, янгыннарның күпчелеге учаклар яндыручы яки сүндерелмәгән тәмәке төпчеге ташлаган кешеләр гаебе белән килеп чыга.

Исегездә тотыгыз, үлән, коры-сары януидарә ителми торган процесс. Ут дачага, йортка һәм башка корылмага күчәргә, ә яну продуктлары белән җиңел агуланырга мөмкин.

Янгынга каршы көрәш хезмәткәрләре тагын бер кат искә төшерә:

коры үләнне яндырмагыз;

сүндерелмәгән шырпыны һәм тәмәкене җиргә ташламагыз;

– коры һәм җилле һава шартларында учак якмагыз, аларны сүндермичә калдырмагыз;

балаларга янып китү куркынычы булган әйберләр белән уйнарга рөхсәт итмәгез;

– үзегезнең участок тирәсендә коры үләнне чабыгыз.

Әгәр сез урманда ут чыкканын күрсәгез:  

– янгын турында кичекмәстән “01” телефоны буенча бердәм коткару хезмәтенә хәбәр итегез;

– якын-тирәдә булган барлык кешеләрне куркыныч зонадан чыгу кирәклеге турында кисәтегез;

янгынның урыны, мәйданы һәм характеры турында торак пункт администрациясенә һәм урман хуҗалыгына хәбәр итегез.

Хөрмәтле гражданнар! Үзегезгә, сезнең янәшәгездә яшәүче кешеләргә, әйләнә-тирә табигатькә игътибарлы булыгыз. Корыган үләнгә ут төртүнең шаһиты булсагыз, кичекмәстән бу хакта коткару телефонына (112 яки 101) хәбәр итегез. Сезнең шылтырату бәлане булдырмый калырга ярдәм итәчәк.

Дмитрий АРТЕМЬЕВ,

Бөгелмә районы янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшләр бүлеге өлкән сорау алучысы

Владимир Васильев фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: