Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә халык мәнфәгатьләрен кайгыртып

“Бердәм Россия” партиясенең 18 еллыгы уңаеннан, гражданнарны кабул итү атналыгы акциясе кысаларында, “Түгәрәк өстәл” очрашуы оештырылды.

Партиянең җирле бүлегенең җәмәгатьне кабул итү бүлмәсендә узган бу эшлекле  киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалыгы, энергия һәм газ белән тәэмин итү, территорияләрне төзекләндерү мәсьәләләре тикшерелде. Киңәшмәне Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов алып барды.  

Шул ук атналык кысаларында ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур сөләйманов та гражданнарны кабул итте. Депутатка гозер белән килүчеләр 5 кеше булды, алар шулай ук ТКХ хезмәтләре күрсәтү, түбә ябу, Бөек ватан сугышы ветераннарына куелган һәйкәлне ремонтлауда ярдәм сорадылар, дарулар белән тәэмин ителеш мәсьәләсен күтәрделәр. Р. Сөләйманов аларны игътибар белән тыңлады. Һәрбер сорау аерым теркәлде, аларны өйрәнеп, хәл итү юлларын эзләячәкләр.  

Әлфия ГЫЙМАЕВА    

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: