Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә Илгизәр һәм Эльмира Вәлиевларны котладылар

Бүген, 15 май көнне, Бөгелмә шәһәренең "ТНГ-ГРУПП" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында, Илгизәр һәм Эльмира Валеевларны котлау тантанасы узды.

Эш урынында танышалар алар.  Эльмира Тәлгать кызы – хисапчы, ә булачак ире Илгизәр Хасият улы партия башлыгы була. Эш документларын караган арада дуслашып китәләр.

– Ике елдан соң Илгизәр миңа тәкъдим ясады, – дип сөйли Эльмира Тәлгать кызы.

         24 ел элек бәхетле парның кызы туа. Ул Бөгелмәнең 2 нче физика-математика лицеен тәмамлаган, аннан соң Мәскәүгә китеп, нефть һәм газ эшкәртү факультетына укырга кергән.

         Гаилә бәхетенең серләре белән уртаклаштылар алар өчен бу үзара аңлашу, хөрмәт һәм мәхәббәт. Без кызым белән үзебезнең яклаучыбызны саклыйбыз, ә ул безне үзенең кызларын , – ди Эльмира ханым.

Барлык бәйрәмнәрне дә гаилә һәрвакыт бергә билгеләп үтә.  Алты ел дәвамында Мәскәүдә укучы кызлары ел саен Яңа елны каршыларга, бәйрәмнәргә әти-әнисе янына кайта.

Очрашу ахырында Вәлиевларга Татарстан Республикасы үсешенә керткән зур хезмәт өлеше өчен “Татарстан АССР төзелүгә 100 ел” истәлек билгесе тапшырылды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: