Бөгелмә авазы

Бөгелмә укучылары Юрист көненә багышланган иншалар конкурсында катнаштылар.

Конкурс Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучыларының һөнәри һәм шәхси үсешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде.

Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы арасында үзара хезмәттәшлек турында төзелгән килешү кысаларында, “Гадел хөкем: Адан Ягә кадәр” проектын гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының 9-11нче сыйныф укучылары арасында Юрист көненә багышланган иншалар конкурсы оештырылды. Конкурс Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларының һөнәри һәм шәхси үсешен тәэмин итүгә; гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында хокукый нормаларны һәм кагыйдәләрне тотрыклы рәвештә кабул итүне булдыруга; Россия Федерациясе законнары турында белемнәрне арттыру  һәм тирәнәйтүгә; Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында хокук өлкәсендә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итү; ТР гомуми белем бирү оешмаларында укучыларның гражданлык позициясен тәрбияләү һәм үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән иде.

Конкурсның оештыру комитетына Бөгелмә шәһәреннән барлыгы 13 инша тәкъдим ителде. Шәһәрдәшләребез арасыннан Полина Тамарова, Ксения Матвеева, Айдар Хәсәнов, Лиана Солтанова, Алинә Латыйпова, Эльвира Мәсәлимовага (6 нчы мәктәп), Аделина Минәхмәтова (4 нче мәктәп), Роман Гатауллин (7 нче мәктәп), Виктория Петрова, Карина Гомәрова (1 нче мәктәп), Аделина Гатауллина (5 нче мәктәп), Алинә Арсланова, Татьяна Борисовага (16 нчы мәктәп) катнашучылар сертификатлары тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: