Бөгелмә авазы

Бөгелмә Туган якны өйрәнү музеенда Сабантуйны бәйрәм итү традицияләре турында сөйләделәр

Җәй, Бөгелмә туган якны өйрәнү музее белән берлектә, бик күп кызыклы һәм гыйбрәтле әйберләр белү мөмкинлеге дә.

Узган елларда июнь дәвамында музей залларында иртәнге таңнан кичкә кадәр балаларның шат авазлары яңгырап торган иде. Бай җәйге программа вакытны күңелле үткәрергә мөмкинлек бирде. “Кече Сабантуй” этнографик бәйрәме аларга аеруча ошаган иде. Быел исә без күп гасырлык тарихы булган Сабантуйны онлайн бәйрәм итәбез.

Сабан туе – Идел буе халыкларының Яз һәм Хезмәт бәйрәме. Барысы да Сабан туе булачак урынга – зур яшел болынга җыела.

“Сабантуй – “Сабан туе” елына бер тапкыр гына була. Аңа бөтен авыл алдан әзерләнә: матур киемнәр алына, бүләкләр җыела, кунаклар чакырыла. Бу бәйрәм  борынгы чорда ул “җыен” дип аталган. Нәкъ менә җыенга читтә яшәүче барлык кешеләр дә туган якларына кайта торган булган. Бу бәйрәм 3–5 көн дәвам иткән. Бәйрәм көнендә өлкәннәр кунаклар белән бергә төшкә кадәр вакытны бәйрәм өстәле артында үткәрәләр, ә көннең икенче яртысында барысы да мәйданга юнәләләр, анда исә иртәдән үк инде яшьләр һәм балалар күңел ача торган була: бик күп уеннар, төрле күңел ачулар оештырыла, музыка яңгырый, җырлар җырлана. Монда ук тәм-том сатучылар да килә. Ниһаять, бәйрәмдә катнашучылар авылга кайтып китә, ә яшьләр үз уеннарын дәвам итә, егетләр һәм кызларның танышулары,  инде бер-берсен ошатканнарның вәгъдәләшүе шунда була...

Җыен 20нче гасырның утызынчы елларына кадәр дәвам итә, ә аннан соң бу бәйрәмнең бай традицияләрен Сабан туена тапшыралар.

Сабан туе... Аның бай тарихы, мәгънәсе тирән. “Сабан” сүзенең  ике төшенчә мәгънәсе бар – “сабан” һәм “язгы чәчү”. “Туй” – игенчеләр бәйрәме, Җир-ананы олылау, аңа мәдхия җырлау, данлау.

Табигатьне халык ярата, аны хөрмәт итә һәм җанландыра – башка бәйрәмнәр дә шул хакта сөйли: “Нәүрүз” – язны каршылау, “Сөмбелә” – Уңыш бәйрәме. Сабан туе исә – кешеләрнең иң якты, иң күңелле һәм иң яраткан бәйрәме. Ул елның иң ямьле вакытында үткәрелә. Күрегез әле, бу чорда табигать ничек матур: бар төсләре белән балкып, чәчәк атты, һәр яфрак – иркен сулышта. Һавада меңәрләгән төсмерле хуш ис аңкый, барысы да тормыш шатлыгы белән тулы, тынычлык һәм мәхәббәт белән сулый.

Сабан туе алдыннан авыл да матурлана. Ул чиста итеп юылган йорт тәрәзәләре, чигүле алъяпкыч, пешкән тәмле ризыклар белән балкый, күңелле гармун тавышы, җыр яңгырый – бәйрәм!

Бәйрәмгә әзерлек барышы бәйрәмнең үзенә караганда да кызыклырак. Әзерлек ике-өч атна алдан башлана, анда төп катнашучылар балалар. Кар сулары эреп агып киткәч, җирне кипшерә башладымы – авыл аксакаллары Сабан туе буласы көнне һәм төгәл урынны билгелиләр.  Шуннан башлап, балалар төрле азык-төлек: ярмалар, сөт, май җыю өчен йортлар буйлап йөреп чыгалар. Бу ризыклардан болыннарда, зур казаннар асып, ботка пешерә торган булганнар. Бу йола Карга боткасы дип аталган.

Йорт саен йөргәндә, балалар такмазалар әйтәләр:

...Иртә торып, берсекөнгә – сөрәнгә.

Сөрен суккан бай булган.

Тәмәке тарткан – юк булган!

Хай –Хай –Хай диләр,

Гали абзый бай диләр.

“Берәр кашык май” диләр!..

Бу йоланың асылы шунда ки, 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар үз инициативасы белән озын кыштан соң беренче тапкыр табигатькә чыгып, учак ягып, сыйланганнар, уйнаганнар, аралашканнар. Бу балаларның ташып торган энергиясен чыгару өчен дә менә дигән форсат булган, саф һавада чабышулар, шаярулар, шукланып алулар тыелмаган. Яшьләр, үсмерләр  җыр, гармун белән йортлар буйлап йөреп чыгалар, яшь кызлар чиккән кулъяулыклар, әбиләр сандыктан кадерләп сакланган сөлгеләрен чыгарганнар, кемдер хәтта йөрәк җылысын кушып теккән ир-егегтләр күлмәге биргән...

Кайбер авылларда йортка кергән беренче малайны хуҗабикә мендәргә утырта һәм: “Аягың җиңел булсын, тавык һәм чебиләр күп булсын”, – дип кабатлый.

Балаларның өй борынча кереп йөрүе зур тәрбияви әһәмияткә дә ия булган. Бердән, алар авылдашлары, туганнары һәм якыннары белән аралаша, ә аларны өлкәннәр күзәтеп тора: исәнләшә беләме, кыюмы, тапкырмы, әллә артык оялчанмы икәнен сыный. Чөнки өйләргә кергән балалар хуҗаларны сәламләп кенә калмый, такмак-такмазалар әйтергә, теләкләрен матур итеп сөйләп бирергә тиеш бит. Өлкәннәрнең үзләре өчен дә йомшак теллелек, юмартлык, юмор хисе, түземлек-сабырлыкларын тикшерүнең бер төре булып торган бит әле ул йола.

Сабан туе символик ритуалдан соң башлана: ат җигеп, сабан тагып, беренче буразна сызыла. Менә шуннан соң чын бәйрәм башлана инде. Аннан соң ярышлар, җырлар, биюләр кыза,  төрле уеннар оештырыла. Бу бәйрәмдә һәркем үзен күрсәтә ала.

Сабан туе – Хезмәт туе,

Шатлык һәм бәхет туе.

Җырлап-биеп, уйнап-көлеп,

Бәйрәм итик көн буе.

Чынлап та шулай!

Методист Гөлчәчәк Гарипова

Фотолар Музей фондларыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: