Бөгелмә авазы

Бөгелмә Төбәкне өйрәнү Музее - Татарстан Республикасында иң борынгыларның берсе

Ул 1929 елның 1 октябрендә ачылган.

Ә музейның бинасы ХIХ гасыр ахырында төзелгән. Ул шәһәребезнең бер легендасы булып йөргән шәхес исеме белән бәйле – сәүдәгәр Клюшников салдырган аны. Сәяхәтләрне бик яраткан һәм шул хисапка баерга омтылган, ә байлык сәяхәтләрдә иркенләп йөрер өчен кирәк дип санаган яшь купец кыска гына вакыт эчендә зур байлык туплап өлгерә. Беренче гильдия сәүдәгәре буларак, аңа бөтен юллар ачык була. Клюшников өчен текстиль артыннан Европага чыгу гадәти эш санала. Телләрне яхшы белүе һәм тирән гыйлемле булуы аның чит илләргә эшлекле сәфәрләрен кызыклы иткәннәр, бер үк вакытта танып белү сәяхәтләренә әверелдергән. Әти-әнисе аңа яшь кәләш – бер алпавыт кызын тапканнар. Клюшников чираттагы сәфәрдән кайткач кызга тәкъдим ясарга вәгъдә биреп, Италиягә китеп бара.

Ә анда... Һич көтмәгәндә, Италия чибәренең бер күз сирпүе Бөгелмә сәүдәгәренең язмышын хәл итә. Ул сәүдә эшләре белән кызыксынуын да, тынычлыгын да югалта, йокысы да кача. Клюшников ул серле карашны тагын бер күрергә тели. Менә алар очрашалар һәм бер-берсе өчен яратылуын бик тиз аңлыйлар да. Аның исеме Нинелла була. Кызның әти-әнисе бу мөнәсәбәтләргә каршы булган. Менә шул вакытта кыз, әти-әнисенең фатихасын да ала тормыйча, качып, сөйгәне белән китеп бара.

Провинциаль Бөгелмә өчен бу вакыйга гадәттән тыш хәл була. Бөтен җирдә серле итальянка турында гына сөйлиләр. Шәһәр тиз арада имеш-мимешләр һәм уйдырмалар белән тула. Яшьләр Клюшников белән Нинель мөнәсәбәтләреннән мизгел эчендә идеаль мәхәббәт образын булдыралар, ә аның алдында, һәркемгә мәгълүм, теләсә нинди киртәләр дә көчсез.

Бөгелмәнең чиркәвендә никахларын беркеткән яшьләр арасында бу пардан да бәхетлерәке моннан соң беркайчан да булмаган. Алар бер-берсен чын күңелдән өзелеп яратканнар.

Ләкин озакламый Нинелла сагышлана башлый. Ул иреннән үзенең рухи газапларын ничек кенә яшерергә тырышмасын, әмма сөеклесе өчен җаны-тәне белән борчылучы Клюшников моны барыбер сизә һәм аның ни өчен боекканын да аңлый: ул бит бөтенләй чит илдә, сагынуы көчле була. Хәтта иренә булган ихлас мәхәббәте дә аны юата алмый шул.

Һәм шул вакытта яшь ир-сәүдәгәр Бөгелмәдә  Нинелланың Италиядәге әти-әнисенеке кебек үк йорт – махсус бина төзергә карар кыла. Ул проектлаучыларны, ташчы-осталар таба, бик кыска гына вакыт эчендә бинаны төзетеп тә куя. Ул бина Нинелла туган йортның күчермәсе диярлек булып чыга.

Клюшников туган илнең гади йорт-бина, әйләнә-тирәдәге әйберләр генә түгел, ә үзенчәлекле кояш яктысы да, су да, җир дә, һава да, җанга якын авазлар, үзеңә генә мәгълүм исләр һәм, әлбәттә инде, газиз кешеләреңнең туган теле – сөйләме икәнен дә яхшы аңлый. Ә аларны, кызганыч, төяп алып кайтып булмый шул... Шулай да әлеге яңа йорт сөеклесен сагыштан савыктырыр дип, бик ышанасы килә аның!

...Табиблар Нинелла авыруының сәбәбен ачыклый алмыйлар. Өч ел бергә яшәгәннән соң, ул сөйгән калдырып, мәңгелек тынлык дөньясына китеп бара. Аның соңгы сүзләре: “Кичерегез мине!” – була...

Яшь чибәркәйне җирләүгә шәһәрнең бөтен халкы диярлек җыелган. Хәтта Нинелланы белмәгән кешеләр дә тыела алмый елыйлар анда. Сөеклесен җирләгәннән соң сәүдәгәр Клюшников өчен вакыт тукталып кала. Берни кызыксындыра алмый аны, бары тик Нинелла кабере янында утырганда гына ул беркадәр күңел тынычлыгы таба. Гүя ул анда аның йомшак сулышын һәм кулларының җылысын тоя. Шуннан соң ул үзенең яраткан хатынының рухын сыендыра торган оя корырга була. Нәтиҗәдә, Бөгелмәнең иске зиратында ак таштан салынган бик матур часовня – мәхәббәт рухы барлыкка килә. Шуннан соң Клюшников бөтен җыйган акчаларын һәм барлык капиталын, туплаган байлыгын руханилар аның хатыны Нинелла часовнясында лампаданы мәңге сүндерми сакласын дигән бердәнбер шарт белән чиркәүгә тапшыра, тапшыра.

Ләкин лампадаларга нибары ике ел дәвамында гына яну насыйп була. Революция башлана, утны саклаучылар үлә, ак таштан салынган часовня җимерелә.

Хатыны өчен махсус төзеткән йортны сәүдәгәр Клюшников надворный советник Александр Францевич Елачичка саткан. Бүгенге көндә ул – Бөгелмә туган якны өйрәнү музее биналарының берсе.

Любовь ДЁКИНА, музей белгече  

Музей фондларыннан фотолар 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: