Бөгелмә авазы

Бөгелмә рәссамы Яков Лукьяненко матурлыкны яратучылар өчен туган якка багышланган берьюлы ике картина күргәзмәсе әзерләде.

Күргәзмәләрнең берсе Ярослав Гашек әдәби-мемориаль музеенда эшли.

Икенчесе белән халык РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча татар мәдәнияты үзәгенә тавыш бирергә килгәч таныша алды.

Музейда полотналарда агачлар, күлләр һәм елгалар, Уралның уң як ярлары һәм калкулыклары сурәтләнгән. Монда ук үз төбәгебезнең Соколка тавы, Бөгелмә районы торак пунктларының иске агач йортларын, Борынгы Болгарны, авангард бизәкләрне дә күрергә мөмкин. Соңгы юнәлеш белән рәссам ел башында мавыгып алган иде. Янәшәдә генә – Кырым кыяларына бәрелүче Кара диңгез дулкыннары, хатын-кыз образлары, элекке елларда алтын табылган, Белорецкидан ерак булмаган ташландык карьер...

– Күргәзмә “Зур дөнья рәссамның кече формаларында” дип атала, чөнки әсәрләрем миниатюрада тәкъдим ителгән. Барысы да диярлек – натурадан, бер өлеше Урал киңлекләрендә башкарылган. Мин анда декоратив-гамәли эшләнмәләр ясау өчен минераллар эзләп йөрим. Эш коралларыннан тыш, этюднигым да һәрчак кул астында, бу табигать зарисовкаларын ясарга ярдәм итә, – ди Яков Яковлевич. – Күп кенә эшләрнең үз тарихы бар. Әйтик, узган ел Иске Исаково авылы буасына юл тоттым. Ярты көн кармак белән утырдым, ә нибары бер кәрәкә капты. Аны кире суга җибәрдем дә пумала белән буяуга тотындым. Балык тылсымлы булмаса да, аның каравы миңа “Кәрәкәләр буасы” (Пруд карасей”) картинасы өчен сюжет бүләк итте.

Экспозицияне берничә ай элек тәкъдим итәргә тиешләр иде, әмма халыкның үз-үзен изоляцияләү режимында булуы һәм Гашек музееның вакытлыча ябылып торуы сәбәпле, планнар үзгәрде. Күргәзмәне, кешеләр күпләп җыелмасын өчен, шулай ук танатаналы ачу да булмады. Әмма тиздән онлайн-презентация оештыру планлаштырыла. Турыдан-туры трансляция вакытында рәссам бөгелмәлеләргә үзенең хезмәтләре турында сөйләячәк һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

“Зур дөнья рәссамның кече формаларында” күргәзмәсе әле август якынлашканда гына ябылачак. Аның белән теләгән һәркем таныша ала, иң мөһиме коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау таләпләре турында онытмаска кирәк. Экскурсияләр биш һәм аннан да кимрәк булган төркемнәр өчен үткәрелә. Музейга килүчеләргә перчаткалар һәм медицина битлекләрендә булырга кирәк. Шулай ук мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре дә шәхси саклану чараларыннан файдалана. Кунаклардан соң алар ишек тоткаларын эшкәртәләр һәм бүлмәләрне җилләтәләр.

Татар мәдәнияты үзәгендәге сынлы сәнгать әсәрләре дә кызыклы.

– Безнең үзәктә оештырыла торган чараларны Татарстанның көньяк-көнчыгыш рәссамнары картиналары белән бизәү күркәм гадәткә әверелде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм ил Рәссамнар берлеге әгъзасы Яков Лукьяненко эшләре күргәзмәсе ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Ул Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көннәрендә эшләячәк, – дип сөйләде үзәкнең иҗади хезмәткәре Эдуард Гафиятуллин.

Экспозициядә 53 картина тәкъдим ителгән. Бутуган як архитектурасын, өй җиһазларының натюрмортларын чагылдыручы пейзажлар һәм әсәрләр. Шулай ук тамашачы Баулының Изге Серафим Саровский чиркәве, Бөгелмәнең Казан-Богородицкий хатын-кызлар монастырен  холстларында күрәчәк, ә кемнәрдер агачлар артында Мәңгелек дан мемориалы икәнен дә искәрер, рәссам остаханәсе урнашкан бинаны беләчәк.

 Көзгә таба мәдәният учреждениесендә рәссам Яков Лукьяненко картиналарыннан икенче күргәзмә ачу планлаштырыла. Ул аның элеккеге хезмәттәшләренә – җирле авиапредприятие хезмәткәрләренә багышланачак.

Руслан ВИЛДАНОВ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: