Бөгелмә авазы

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2020 елда теркәлгән беренче парны аерым билгеләп үттеләр.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган 2020 юбилей елын Ирина һәм Дмитрий Жариновлар (9 гыйнвар) ачтылар.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров исеменнән бу парны Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова котлады. Ул гаиләгә иминлек, үзара аңлашу, үз халкының гореф-гадәтләрен хөрмәт итү һәм саклап калуларын теләде, парга никах теркәү турында таныклык, «ТАССРга 100 ел» истәлек билгесе һәм бүләк сертификаты тапшырды.

2020 елда никахлашканның беренче парын котлыйбыз. Дмитрий белән Иринага озын һәм бәхетле тормыш телибез. Сезнең уртак юлыгызда мәхәббәт юлдаш булсын һәм онытылмас вакыйгаларга тулып торсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: