Бөгелмә авазы

Бөгелмә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 577 тапкыр чыккан.

Статистика 1 июньнән башлап 7 июньгә кадәрге чорга тәкъдим ителгән.

Узган атна эчендә (1 июньнән башлап 7 июньгә кадәр) Бөгелмә ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 577 тапкыр чыккан, шуларның 48е – балалар янына.

Кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен  332 тапкыр барганнар, шуларның 49ы – бәхетсезлек очраклары аркасында килеп чыккан бәла-каза, аларның 9ы балалар катнашында булган..

Бер юл-транспорт һәлакәтендә 1 бала зыян күрде. Ул Бөгелмә район үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә китерелде һәм хастаханәгә урнаштырылды.

Җәмәгать урыннарына ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 31 тапкыр барган

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: