Бөгелмә авазы

Айлап түгел, көнләп үскән шәһәр ул

Республикабызның 100 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Вакыт сизелми дә узып киткән... Ә бит әле кайчан гына ТАССР төзелүнең – 60, Бөгелмәбезнең 200, еллыгын бәйрәм иткән идек.

Шәһәрнең 200 еллыгы хөрмәтенә төзелгән “Бөгелмә” кунакханәсе янында, әлеге датага багышлап салынган һәйкәлне ачу тантанасы – олы митинг булган иде. Әлеге митингта, шәһәрнең иң борынгы предприятиеләреннән берсе буларак, тимер юлчылар коллективы исеменнән гражданнарны котлап, миңа чыгыш ясарга туры килде. Президиум членнары, чыгыш ясаучылар барысы да кунакханә ишеге каршындагы баскычта тордык.

  90 яше белән котларга балалары җыелгач, оныкларының берсе бабайдан сорый икән: “Ой бабай, бик озактыр ул 90 яшькә җиткәнче яшәү?” – дип. Бабасы аңа: “Улым, ишектән кереп, тәрәзәдән чыккан кебек кенә”, – дип җавап бирә. Шул бабайны искә төшердем әле – миңа да узган вакыт шулай тоела.

Бөгелмәдә мин 1948 елдан бирле гомер итәм. Ул елларда урамнардан ничек йөргәннәр һич онытылмый – бигрәк тә яңгыр явып узганнан соң ерып йөри алмаслык пычрак була торган иде. Бервакыт шулай, хәзерге “ТатНИПИнефть” институты тирәсендә итегем сазга батып калды, аягымны тартып алып булмый гына бит. Урамнан узып баручы ир-атлар арасыннан берәрсе туктап, миңа баткаклыктан чыгарга булышканын көтеп торырга туры килде.

Ул елларда “Киң урам”да (“Широкая” – хәзерге Гафиятуллин урамы) бер генә кирпеч бина да юк, барысы да берәр катлы  агач йорт иде. Хәзерге Техника йорты бинасы урынында да бушлык булып, яңгырлардан соң анда зур күлләвекләр җыела, казлар йөзеп йөри торган иде. Хәзерге “ТатНИИ” кварталы урынында – базар. Гоголь урамы белән хәзерге Гафиятуллин урамнары чатында, почмакта тәбәнәк кенә алты почмаклы бер агач йорт булып, базар конторасы шунда урнашкан иде. Сугыштан соң узган беренче сайлаулар вакытында анда сайлау участогы урнашкан иде, мин дә беренче тапкыр сайлауда катнашып, шунда беренче тапкыр тавыш бирдем.

Широкая (Киң) урамының каршы ягында бушлык иде, хәзер Техника йорты торган урын каршысында бердәнбер агач бина – урманчы Трошин йорты тора иде. Аның улы Володя Трошин белән Бөгелмә станциясенең Тимер юл училищесында бергә укыдык.

Широкая урамы (әйткәнемчә, хәзер Гафиятуллин урамы), чыннан да, бик киң урам иде, автовокзал борылышыннан, аның дәвамы буларак, Шоссе урамы башланып китә иде. Вокзал борылышындагы бушлыкта яшь вакытта без уенга чыгып, әйлән-бәйлән (хоровод) ясый идек. Киң урамнан тимер юл вокзалына кадәр дә гел агач йортлар гына тора. Шулар арасында 16нчы мәктәп белән 4нче тегермән биналары аерылып торалар иде (ул вакытта биналар биек түгел иде әле). Бүген инде бу урамнарда, Бөгелмәгә керү юлыннан башлап, тимер юл вокзалына кадәр арада тоташ 5 һәм 9 катлы йортлар утыра.

Язманы тулысынчы "Бөгелмә авазы" газетасының 29 майда чыккан 21нче санында укый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: