Бөгелмә авазы

Авырлыкларга карамастан

Үзәк китапханәнең уку залында, халыкара инвалидлар көненә багышлап, “Авырлыкларга карамастан” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.

Күргәзмәдә мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормыш темасы аеруча кискен чагылыш тапкан китаплар, журнал һәм газета мәкаләләре тәкъдим ителгән, шулай ук сәламәтлекләрендә физик чикләүләр булган язучыларның гүзәл иҗат җимешләре: төрле буын укучыларның яраткан әсәрләре, иҗат иткән китаплар, һәм газета мәкаләләре урын алган.

Китапханәгә килүчеләрнең барысы да кызыклы материаллар, кыю, батыр кешеләр, мәрхәмәтле йөрәкле һәм көчле рухлы шәхесләр турындагы мәгълүматлар белән таныша алалар.

 

Татьяна САЛУН,

үзәк китапханәнең уку залының әйдәп баручы китапханәчесе

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: