Бөгелмә авазы

Аңлашып яшәү мөһим

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, республика күләмендә уздырыла торган “Дини диалоглар” атналыгы кысаларында, Бөгелмә руханилары 3нче тикшерү изоляторында (3нче СИЗО) булып, ислам һәм православие диннәренең нигезләре турында вәгазь-лекцияләр сөйләделәр.

Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе (УФСИН) инициативасы белән оештырылган әлеге чарада хөкем ителгәннәрнең учреждениегә хуҗалык хезмәте күрсәтү отряды әгъзалары каршында Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, Бөгелмә шәһәре Казан соборы клиригы протоирей Павел чыгыш ясадылар.

Вәгазь һәм әңгәмәләрдән соң, дин әһелләре, УФСИН җитәкчелеге белән алдан килешү нигезендә учреждениегә дини китаплар бүләк иттеләр. Алар арасында намаз укырга, дога кылырга өйрәтү әсбаплары да, башка дини йолалар үтәү тәртибен аңлаткан әдәбият чыганаклары да бар.

Дин әһелләре изоляторда балигъ булмаган яшьтәгеләр белән дә очраштылар һәм әхлак темасына аерым сөйләшү уздырдылар. Яшүсмерләр арасында әлеге сөйләшүләрне көтеп алучылар күп, үзләрен кызыксындырган сорауларны да актив бирәләр.

Җитди сәяси бәйрәмнәр уңаеннан мондый очрашулар республикабызның барлык төзәтү оешмаларында да уза. Бу гамәлнең максаты бер: этникара һәм конфессияара каршылыкларга юл куелмасын, экстремизм күренешләренә урын калмасын, шулай ук рухи-әхлакый тәрбия дә җәмгыятьтә (бигрәк тә бу оешмадагы җәмәгать арасында) зур әһәмияткә ия.

ТР УФСИН матбугат хезмәте.

Фото – шул ук матбугат хезмәтеннән.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: