Бөгелмә авазы

28-29 октябрьдә бөгелмәлеләр “РТЮ” (Рәсәй тимер юлы) ААҖнең күчмә күргәзмә комплексын карый алачак

28-29 октябрьдә Бөгелмәгә “РТЮ ААҖнең күчмә күргәзмә комплексы киләчәк, эш вакыты 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр.

Комплекста үзебезнең тимер юлларыбызның барлыкка килү һәм үсеш тарихын чагылдыручы һәм илнең тимер юлларында тормышка ашырыла торган заманча инновацион проектлар һәм технологияләр күрсәтүче тематик экспозицияләр бар. 

 

Квалификацияле белгеч-экскурсоводлар тәкъдим ителгән экспозиция белән таныштырачак. Сезне гаиләгез белән бергә теләсә кайсы вакытта күргәзмә-лекция комплексына килергә чакырабыз!

 

Мэрия матбугат хезмәте материалы һәм  фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: