Бөгелмә авазы

18 майда бөтен дөньяда Халыкара музейлар көне билгеләп үтелде.

Традиция буларак, бу көн алдыннан бөтен җирдә “Музейлар төне” акцияләре уза.

Тик быел, эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, “Музейлар төне”нең барлык чаралары традицион форматта түгел, ә онлайнга күчерелде. Экскурсияләрнең турыдан-туры трансляцияләре, виртуаль күргәзмәләр, лекцияләр, мастер-класслар, экспонатлар һәм музей биналары тарихы, шедеврлар һәм аларны иҗат итүчеләр турында кызыклы фактлар – болар барысы да Россия һәм дөнья музейлары үзләренең махсус проектларында тәкъдим ителде.

2020 елда Музейлар төне”нең темасы – символлар. Музей килүчеләргә сәнгать әсәрләренең, көнкүреш предметларының, кием-салымның, үз-үзеңне тоту кагыйдәләренең яшерен мәгънәләрен ачыкларга, шулай ук төрле вакыт һәм күренешләрнең символларын искә алырга, аларны кабат күңелдән кичерергә ярдәм итә.

Бөгелмә туган якны өйрәнү музее “онлайн төне”нә килүчеләргә узган социализм чоры символы – Кызыл Байрак белән танышырга тәкъдим итә.

Тиздән без Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Бу-Республиканың үткәне, бүгенгесе һәм киләчәген бергә бәйләү өчен менә дигән форсат. Әлеге вакыйга уңаеннан, Бөгелмә туган якны өйрәнү музеенда “ТАССР елларында Бөгелмә тарихы” дип исемләнгән озак вакытлы фонд күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә шул чорның асылын чагылдыручы предметлар һәм документлар тәкъдим ителгән. Күп кенә экспонатлар арасындаТАССР Союзы өлкә комитетының (обкомының) һәм халык комиссариатының МТМ алдынгыларына тапшырылган күчмә Кызыл Байрагы. Безнең байрак 30нчы еллар азагы белән даталанган, чөнки СССР гербында 11 тасма сурәтләнгән. 1936 елның Конституциясе буенча, СССР 11 республикадан тора (ЗСФСР – Кавказ арты Совет Федератив Социалистик Республикасы Азәрбайҗан, Әрмәстан һәм Грузия Совет Социалистик Республикаларына бүленә). Машина-трактор остаханәләре дә узган гасырның 30нчы елларында булган.

Бераз тарих. Октябрь революциясе җиңгәннән соң Кызыл Байрак Совет дәүләтенең дәүләт әләме була һәм Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитетының 1918 елның 14 апрелендә кабул иткән “Россия Республикасы флагы турында”гы Декреты белән рәсми рәвештә законлаштырыла. Йөз елдан артык элек Кызыл Гвардия хәрби отрядларыныкы саналган Кызыл Байрак РСФСРның дәүләт флагына, яшь Совет дәүләте символларының берсенә әверелә. Дөнья җәмәгатьчелеге өчен Кызыл Байракның социализм символы булуы да гаҗәп түгел.

Совет дәүләтенең беренче елларында Кызыл Байрак символы дәүләтне саклау буенча хәрби хәрәкәтләрдә дә, хезмәт гражданлык эшләрендә дә зур әһәмияткә ия була.

Кызыл Байрак яшь дәүләтнең хәрби частьларының гына түгел, ә хезмәт коллективларының да казанышларын билгеләп үтү буенча беренче коллектив бүләк булып тора. Менә шушы байрагыбыз белән машина-трактор мастерское коллективы (МТМ) бүләкләнгән. Бу хакта байракның арткы ягындагы “МТМ алдынгылары өчен” дигән язу сөйли. Мондый байрак  Бөтенсоюз социалистик ярышларында җиңүчеләр өчен ССР Министрлар Советыннан башлап, цех коллективларын, бригадаларны бүләкләү өчен аерым формированиеләрдә, предприятиеләрдә һәм колхозларда – төрле дәрәҗәләрдә оештырыла алган.

ВЦИКның 1920 елның 18 март карары белән хәрби формированиеләрне Мактаулы революцион Кызыл Байрак белән бүләкләү турында Нигезләмә раслана, ләкин беренче бүләкләү ВЦИК карары белән 1918 елның 20 августына кадәр үк башкарылган була. Беренче бүләкләнүче 5нче Земгаль Латыш полкы була, аңа “Казанны фидакарьләрчә һәм батырларча саклаган өчен” тапшырыла (акчехлар шәһәрне басып алырга тырышканнар, чөнки Казанда Россия алтын запасының 35 проценты саклана торган булган). Латыш кызыл укчылары Урта Идел буенда Совет власте өчен сугышларда зур роль уйный. Аларның чын-чынлап тимердәй нык полклары һәм батальоннары Пенза, Сызрань, Самара, Сембер һәм Идел буендагы башка зур шәһәрләр һәм районнар өчен акгвардиячеләр һәм акчехлар белән сугышканнар.

Кызыл Байраклар белән хәрби частьларны һәм хезмәт коллективларын бүләкләү традициясе СССР таркалганчыга кадәр сакланган. Әлбәттә, кызыл байракларны тапшыру йолалары һәм исемнәре үзгәргән, ләкин асыл мәгънәсе бер калган  – иң яхшыларны билгеләп үтү.

Әмма бу коллектив бүләк була, ә шартлар геройларның индивидуаль аермасын билгеләүне дә таләп итә. Шуңа күрә ВЦИК 1918 елның 16 август карары белән РСФСРның беренче орденын гамәлгә куя. Ул, коллектив бүләк кебек үк, “Кызыл Байрак” исемен ала. Бу орденның беренче кавалеры Гражданнар сугышы Герое Василий Блюхер була, аңа ул 1918 елның 28 сентябрендә ВЦИК тарафыннан тапшырыла.

Бөгелмә туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышында катнашучылардан Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гражданины Владимир Владимирович Матвеев турында материал саклана. Ул Берлинга кадәр барып җитә, Сталинград сугышында катнаша һәм өч Кызыл Байрак ордены кавалеры булып тора.

Бу орден белән аерым шәхесләр генә түгел, хәрби частьлар һәм корабльләр дә билгеләп үтелә, алар, Мактау Байраклары белән бүләкләнгән кебек үк, “Кызыл Байраклы” исемен алалар. 1941 елның августында Бөгелмәдә оештырылган һәм Мәскәүдән Чехословакиягә кадәр фронтларда батырларча сугышкан 352нче укчы дивизия шулай ук “Кызыл байраклы” исемен йөртә, ягъни “Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән була.

1920 елда Кызыл Байрак ордены икеләтә статус ала. В.И. Ленин инициативасы белән 1920 елның 28 декабрендә РСФСР Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены гамәлгә куела. Ул Совет дәүләте һәм җәмгыяте каршында җитештерү, фән, мәдәният, әдәбият, сәнгать, халык мәгарифе, сәламәтлек саклау, дәүләт, иҗтимагый һәм хезмәт эшчәнлегенең башка өлкәләрендә зур хезмәт казанышлары өчен бүләкләү өчен була. 1967 елда безнең якташыбыз һәм хезмәттәшебез, күренекле тарихчы, туган якны өйрәнүче Е.В. Грачев хезмәте өчен 05006772нче санлы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Бу булдыру вакыты буенча икенче совет ордены булып тора (Кызыл Байрак орденыннан соң).

Кайбер музей экспонатларын үз чорының маркерлары дип атарга мөмкин, алар үзләре матди кыйммәтле булмаса да, вакыт символы, замандашлары тарафыннан хак дип саналган, әмма хәзерге чор кешеләре бөтенләй аңламаска да мөмкин булган мәдәни код элементы буларак кадерле. Һәм музейлар моны ачыкларга, әлеге мәдәни кодларның серен ачарга, сәнгать әсәрләрендәге аллегорияләрне санарга-ачыкларга ярдәм итә.

80 ел дәвамында бөек илнең символы булган Кызыл Байрак бүген дә безнең Җиңүнең символы булып тора. 9 майда без аны 75нче тапкыр билгеләп үттек инде. Һәм бу вакыйга турында хәтер исән вакытта, аның символы булып, моннан йөз елдан артык элек РСФСР ВЦИКның илнең Флагы һәм Кораллы Көчләрнең Хәрби байрагы буларак расланган Кызыл Байрак булачак та.

Быел карантин шартлары күп кенә кешеләрдә мәгълүмати хезмәт күрсәтүләрнең яңа чикләрен ачарга мөмкинлек бирде. Һәм нәкъ менә шуны без кешеләргә җиткерергә, тарихның бер өлешен һәрбер кеше белән уртаклашырга телибез. Интернет безнең коллекцияләргә юл ача. Бигрәк тә – “Музейлар төне”ндә.

Г.Н. Андреева музей белгече

Автор фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: