Бөгелмә авазы

15 май – Халыкара гаилә көне

Гаилә даирәсендә синең бөтен тамырларың һәм син олы тормышка да гаиләдән чыгасың. Төп нигез – ата-аналар йорты.

Халыкара гаилә көне 1994 елдан башлап, ел саен 15 майда билгеләп үтелә. Халыкара гаилә елы БМО Генераль Ассамблеясе резолюциясендә игълан ителде (1993 елның 20 сентябрендәге A/REC/47/237 номерлы Резолюция). Бу көнне билгеләү ил җәмәгатьчелегенең игътибарын гаиләнең күпсанлы проблемаларына юнәлтү максатын куя. Ә аны үткәрү гаиләләргә кагылышлы мәсьәләләрдә мәгълүматлылык дәрәҗәсен күтәрү, гаиләләр хәленә йогынты ясаучы социаль-икътисадый һәм демографик процессларны тирәнәйтү мөмкинлеге бирә. БМО фикеренчә, бер гаиләнең төп хокуклары куркыныч астында булганда, гаиләдәге һәркемгә дә, гаилә бердәмлегенә дә куркыныч яный. 15 май – Халыкара гаилә көне безгә тормышыбызда гаиләнең мөһимлеге турында тагын бер кат уйланырга һәм якыннарыбызга игътибар күрсәтергә мөмкинлек бирә. Алардан башка тормышыбыз буш һәм шатлыксыз булыр иде бит. Гаилә һәр кешегә кирәк.

15 майда Халыкара гаилә көне төрле дискуссияләр, конференцияләр һәм фестивальләр үткәрелә. Шул ук вакытта бу бәйрәмнең тематикасы ел саен үзгәреп тә тора. Россия Федерациясендә 2008 ел РФ президенты указы белән Гаилә елы дип игълан ителгән иде.

2008 елның май башында президент тарафыннан "Ата-ана даны" орденын гамәлгә кую турында" указга кул куелды. Ел саен Халыкара гаилә көне бәйрәме алдыннан Кремльдә "Россия гаиләсе" премиясе белән бүләкләү тантанасы уздырыла. Россиянең барлык шәһәрләрендә бу бәйрәмгә зур чаралар программасы әзерләнә.

         Гаилә җәмгыятьнең төп элементы һәм кеше кыйммәтләрен саклаучы булып тора. Гаилә һәрвакыт тотрыклылык һәм үсеш факторы булып хезмәт итте. Ул дәүләтне ныгытырга һәм халыкның байлыгын күтәрергә ярдәм итә. Дәүләтнең гаиләгә мөнәсәбәтеннән чыгып, хәтта аның үсеше турында да фикер йөртергә мөмкин. Гаиләдә, шәхес һәм гражданин буларак, кешенең формалашу процессы бара. Гаиләнең иминлеген дәүләт үсеше һәм алгарышы күрсәткече дип атарга мөмкин.

         Даешева З.Н., абонемент, үзәк китапханә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: