Бөгелмә авазы

Яшь талантларга матди ярдәм

Безнең республикада яшь талантларны барлый торган киң колачлы фестиваль бар - "Созвездие-Йолдызлык". Бу сәхнә диеп янып йөрүче кечкенә артистлар өчен иҗади үргә күтәрелүдә үзенә күрә бер трамплин булып тора. 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә җөмһүриятебез лидеры Рөстәм Миңнеханов "Йолдызлык-2015" җиңүчеләренә махсус стипендия тапшырды. Фестиваль лауреатлары арасында якташыбыз -...

Безнең республикада яшь талантларны барлый торган киң колачлы фестиваль бар - "Созвездие-Йолдызлык". Бу сәхнә диеп янып йөрүче кечкенә артистлар өчен иҗади үргә күтәрелүдә үзенә күрә бер трамплин булып тора. 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә җөмһүриятебез лидеры Рөстәм Миңнеханов "Йолдызлык-2015" җиңүчеләренә махсус стипендия тапшырды. Фестиваль лауреатлары арасында якташыбыз - Карабаш бистәсе егете Ильяс Минһаҗев та бар.

Әлеге фестивальгә быел 15 яшь тулды. Башта ул бары шәһәр күләмендә уздырылган яшьләр чарасы гына булса, бүген ул - Россия масштабындагы мөһим мәдәни вакыйга. Рөстәм Нургали улы сүзе белән әйтсәк, гайрәтле уникаль конкурс. Телевизион эстрада сәнгате фестивале һәрвакыт Татарстан Республикасы Президенты патронажында уздырыла. Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә узган җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында: "Әлеге бәйге республикабызда шактый күп булган сәләтле балаларны киләчәктә дә иҗади яктан үстерергә ярдәм итә. Анда катнашучылар сәләтләре һәм максатчанлыгы белән профессиональ артистларны һәм иҗат коллективларын да таң калдыра", - диде.
Үзенең вокаль осталыгы белән күпләрне таң калдыручы шундый талантлы яшьләрнең берсе - якташыбыз Ильяс Минһаҗев "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең җиңүчесе - III дәрәҗә лауреаты булды. Бөгелмә сәнгать мәктәбендә белем алучы укучыны остазы Әлфия Бадыкшанова мактап туя алмый: "Ул миндә менә 3 ел укый инде. Бик талантлы егет! Шушы вакыт эчендәге вокаль үсеше таң калырлык. Татар җырларын - халыкныкымы ул, эстрада җырымы, җаны-йөрәге белән ярата. Шул ук вакытта рус әсәрләрен дә бик теләп башкара, бигрәк тә 70 нче, 80 нче еллар җырларын. Без аның белән шулай ук классик музыкаль әсәрләр дә өйрәнәбез. Ильяс, әле 14 яшь кенә булуына карамастан, һәр әсәрдә дөрес фикерне таба белә һәм шуны тамашачы күңеленә җиткерерлек итеп башкара". Бу елны фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Ильяс Минһаҗев супер-финалда "Солдат хаты" ("Письмо солдата") әсәрен җырлап, тамашачыларның да, жюри әгъзаларының да күңеленә хуш килде.
Ильяс Минһаҗев музыка мәктәбендә алган белемен музыка училищесында дәвам итәргә, киләчәктә танылган артист булырга ниятли. Якташыбызга иҗади уңышлар, илһам чишмәсенең һәрвакыт саф һәм мул сулы булуын телибез.
Ә Президент стипендиясенә лаек булучылар өчен әлеге матди ярдәм хыял канатын үстерүгә яхшы этәргеч бирсен.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: