Бөгелмә авазы

«Яратам сине, Россия!": бәйрәм концерты

Бәйрәмгә рәхим итегез, дуслар!

12 июньдә 16.00 сәгатьтә П. Ненастин исемендәге скверда «Яратам сине, Россия!" дип исемләнгән бәйрәм концерты була. Программада «Яшьләр сарае» муниципаль бюджет учреждениесенең иҗат коллективлары: «Вдохновение» халык бию ансамбле, «Салават күпере» вокаль студиясе, «7 чувство» бию студиясе, «Дружба» халык бию ансамбле, «Future dance crew»заманча бию студиясе чыгышлары көтелә. Моннан тыш, бәйрәм программасында бию флешмобы һәм буяулар фестивале дә була.

14.00 сәгатьтә скверда шулай ук «Кызыл канәфер " Бөтенроссия акциясе узачак. Җиңү волонтерлары символик акча өчен «Кызыл канәфер» значокларын таратачак. Алынган акчалар «Буыннар хәтере» фондына хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм ветераннарга ярдәм итү өчен күчереләчәк, алар медицина ярдәменә һәм дару препаратларына мохтаҗ.

 

Мэрия матбугат хезмәте фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: