Бөгелмә авазы

Ял иттек

Тагын бер ел шаулап узды, Туздырып ап-ак карны. Ак кар булып уйнап оча Яңа ел шатлыклары. Озын яллар буена да Татар мәдәният үзәге эшли. Утлары әллә кайдан балкып, үзенә тартып тора. Менә инде шаулап Яңа еллар узып китте, якты хатирәләр эзләп, без дә 3 гыйнвар көнне Татар мәдәният үзәгендә кунакта...

Тагын бер ел шаулап узды,
Туздырып ап-ак карны.
Ак кар булып уйнап оча
Яңа ел шатлыклары.
Озын яллар буена да Татар мәдәният үзәге эшли. Утлары әллә кайдан балкып, үзенә тартып тора. Менә инде шаулап Яңа еллар узып китте, якты хатирәләр эзләп, без дә 3 гыйнвар көнне Татар мәдәният үзәгендә кунакта булдык. Мәһабәт бинаның икенче катында матур булып яшел чыршы балкый. Утлары җем-җем килеп, күз явын алырлык булып елкылдый. Үзенчә әкияттәге кебек сихри аһәң агыла. Кеше дә шактый күп күренә. Түгәрәкләнеп чыршы тирәсендә тезелеп утырганнар. "Моңлы кичләр" клубы үзенең чираттагы чыгышын башлый", - дип, алып баручы Эдуард Гафиятуллин кичәне ачып җибәрде. "Моңлы кичләр"нең җитәкчесе Гөлгенә Авзалова җыр башкарды. Шулай матур шигырьләр, җырлар белән үрелеп, бик ямьле барды бәйрәм. Моң өстенә моң өстәп, гармунчылар чыгыш ясады. Мәдәният йорты гармун моңына күмелде. Халык арасыннан да катнашырга теләүчеләр табылды, аларны да читтә калдырмадылар. Кичәдә "Бөгелмә сердәшләре" җырчылары, "Мирас" ансамбле дә катнашты. Халыкның моңга сусаганы аермачык булып күренеп тора. Һәр чыгышны алкышлап каршы алды ул.
Чыршыны да читтә калдырма-дык, әйләнәсендә җырладык, әйлән-бәйлән уйнадык, матур татар көйләренә дәртләнеп биедек. Кичә бик ошады, кыска булды кебек тоелды. Өйләргә дә, кайтасы килмичә, акрын гына таралыштык. Оештыру-чыларга зур рәхмәт.
Җилдереп Ат елы узды,
Бик мәрхәмәтле хайван.
Кыек-мыек юллар салып,
Таудан Кәҗәбез килде.
Хәерле булсын еллар!
Яңа елда яңа уңышлар теләп,
"Моңлы кичләр" клубын яратучылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: