Бөгелмә авазы

VI китап фестивале

“Укырга яратучы Бөгелмә” Шәһәребезнең Ярослав Гашек урамы ул җылы җәйге кичтә гөрләп торды – китап сөючеләр өчен “Укырга яратучы Бөгелмә” дип исемләнгән, инде алтынчы тапкыр оештырыла торган фестиваль узды. Бөгелмә китапханәләре быел халыкны нинди яңалыклар белән сөендерделәр соң?

Биредә ике сәгатьтән артык вакыт дәвамында биш төрле юнәлештә: әдәбият сөючеләр, балалар, гаилә белән килүчеләр, яшьләр өчен, җәнлекләр турындагы һәм һөнәри юнәлештәге мәгълүмати чараларны колачлаган 30дан артык мәйданчык эшләде һәм аларда оештырылган чаралар Театр елына, Эшче һөнәрләр елына, ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөгелмә китапханәләренең башлангычына 100 ел тулуга багышланган иделәр.  Шунысы да игътибарга лаек, күләмле бу чараны үткәрүдә “Бердәм Россия Яшь гвардиясе” Бөгелмә бүлегеннән волонтёрлар да ярдәм итте.  

Китаплар фестиваленә “Скакалка” дип аталган балалар бәйрәмнәрен оештыручы студия вәкилләренең театраль-тамаша флэшмобы белән ачылып китте.

Әдәбият сөючеләр мәйданчыгындагы кунаклар шигъри батл, “Шүрәле” сәхнә зарисовкасын язуда, “Сандык серләре” уеннарында катнаштылар, А.С. Пушкинга багышланган махсус мәйдан да күпләрне җәлеп итте (үзәк китапханә оештырган чаралар).

“Газета һәм журналлар – вакыт дулкынында” дип аталган әдәби-музыкаль кунакханәдәге мавыктыргыч чаралар өч күренекле “йөзлек”кә: ТАССР оешуга, “Бугульминская газета” нәшер ителә башлауга, Бөгелмә китапханәләренең барлыкка килүенә 100 ел тулуга багышланды. Халыклар дуслыгы китапханәсе оештырган бу мәйданда республикабызда нәшер ителә торган  вакытлы матбугат чаралары, журналлар белән танышырга мөмкин булды. Җирле басмаларның тарихына аерым тукталынды, “Бугульминская газета” хәбәрчесе Владислав Борисов, шулай ук “Бөгелмә авазы” газетасы хезмәткәре Әлфинур Шәвәлиева җирле басмаларның бүгенге хәле турында сөйләделәр. “Техника йорты артистлары Людмила һәм Ришат Габдрахмановлар матур-дәртле җырлары белән чараның бизәге дә, тон бирүчесе дә булып тордылар.  

Республика тарихы белән танышу “Татарстан белгечләре” дигән интерактив уенда, “19нчы гасыр китап йорты” мозаикасында дәвам иттерелде.    

Балалар мәйданчыгы аеруча шау-гөрле булды. Программада сценарие урында ук язылган һәм “куелган” “Әкият безгә кунакка килә” дигән курчак театры тамашасы, “Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш!” уены, пластик калак-кашыклардан курчак ясау серләрен өйрәнү, ә тагын “Гаиләгездә нинди китаплар укыйсыз?” чарасы балаларны гына түгел, алар белән килгән әти-әниләрне дә мавыктырды.     

 

“Яшьләр привалы” да ул кичтә күпләрне үзенә җәлеп итте. Саф һавада китап уку, “Көйне таныйсыңмы?”, “Әдәби дуэль”, “Яраткан китабым”, “Кулинар фантазияләре” һәм башка уеннар, сораштырулар, табышмаклар, әдәби турнирлар барысы өчен дә кызык булды.

 “Профи-двор” эшчәнлеге, аңлашыла ки, илебездәге Эшче һөнәрләр елына багышланды. Биредә “агрономнар”  җир үлчәде, “тракторчылар” раллида катнашты, “умартачылар” төрле сорауларга җавап эзләде, биредә хәтта “сыер савып карадылар”, балык “тоттылар”, ветеринарлар К.Чуковскийның “Айболит”ын кычкырып укыдылар. “Пешекче-кулинарлар”, әлбәттә, хуш исле чәй, тәм-том белән сыйладылар. Билгеле, бу һөнәрләрнең барысы турында да публицистик һәм фәнни-популяр әдәбият белән танышырга мөмкин иде.

Төбәк кинологлар клубы җәмәгать оешмасы бу кичтә маэмайларының матур-купшы киемнәре, төрле һөнәрләре белән таныштырдылар. Рәсем конкурсы да шушы темага багышланган иде.  

***

“Укырга яратучы Бөгелмә” китап мәдәнияте фестивале шәһәребез тормышында үз традицияләре булган, шәһәрдәшләребез һәм кунаклар тарафыннан ел саен көтеп алына торган зур әдәби һәм мәдәни вакыйгага әверелде. Биредә теләгән һәр кеше катнаша, китап укый, әдәбият дөньясы яңалыклары, вакытлы матбугат чаралары белән таныша, үзен курчак йөртүче ролендә сыный,  төрле интеллектуаль һәм өстәл уеннары уйный, әдәби викторина сорауларына җавап бирә, башка кызыклы ярышларда, акыл, зиһен һәм хәтер көчен сынауларда катнаша ала.   

 

ФОТОЛАР: Ринат ДУСАЕВ, Светлана КЛЕЦОВА, Илүзә ИСЛАМГИРОВА, Әнисә САМУЧЕНКОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: