Бөгелмә авазы

УЛ ЕЛЛАРНЫ ҺИЧ ОНЫТЫП БУЛМЫЙ

Прогресс авыл китапханәсендә Бөек Ватан сугышы инвалиды Сабир Әхияр улы Гайнетдинов белән очрашу булып узды. Ул "Сугыш елларын һич онытып булмый" дип аталган иде. Сабир Әхияр улы сугышка 17 яшендә - 1943 елның ноябрь аенда китә. Бер йорттан 5 ир-егет илебезне дошманнан сакларга алынган, иң соңгысы булып киткән Сабирга гына...

Прогресс авыл китапханәсендә Бөек Ватан сугышы инвалиды Сабир Әхияр улы Гайнетдинов белән очрашу булып узды. Ул "Сугыш елларын һич онытып булмый" дип аталган иде.
Сабир Әхияр улы сугышка 17 яшендә - 1943 елның ноябрь аенда китә. Бер йорттан 5 ир-егет илебезне дошманнан сакларга алынган, иң соңгысы булып киткән Сабирга гына туган нигезгә ата-анасы янына әйләнеп кайтырга насыйп булган. "Калган туганнарым дошманга каршы батырларча сугышып, яу кырында ятып калдылар, - ди сугыш ветераны. - Кытай чигендә Маньчжуриядә 39 нчы укчы дивизия составындагы 254 нче укчы полкта японнарга каршы көрәштем".
Сабир бабай сугыштан инвалид булып, бер кулын калдырып кайткан. "Пулеметны яңа урынга күчереп корганда якында гына снаряд төшеп шартлады. Ротабыздан нибары ике солдат исән калганбыз: минем кул өзелде, иптәшемнең күзенә зыян килде, икебез дә берни ишетмәс булдык бер мәлгә, контузияләндек. Сугыш кырында беркайчан да яралыларны япа-ялгыз калдырмый идек, һәрвакыт
бер-беребезгә ярдәм итәргә тырыштык. Анда күргәннәрне сөйләп кенә бетерерлек түгел, мондый мәхшәрне башкаларга беркайчан да күрергә язмасын. Япония тиз капитуляция ясады, аннары батырлык күрсәткән солдат-офицерларга, шул исәптән миңа да хөкүмәт бүләкләре тапшырдылар", - ди сугыш ветераны ул куркыныч көннәрне искә төшереп. Хабаровскида 7 ай чамасы госпитальдә ятып
дәвалана солдат.
Тыныч тормышта да тырышып эшли Сабир бабай. Хәләл җефете Сәкинә Хафизова да - тыл ветераны. Тумышы белән Башкортстанның Бүздәк районы Килем авылыннан булган кызчыкка сугыш башланганда нибары 14 яшь кенә була. Өлкәннәр белән иңгә-иң торып, барысын да эшли үсмер: сыер-үгез җигеп, сабанын да сөргән, урагын да урган, көлтәсен дә бәйләгән. 15 яше тулганда Свердловскига торф чыгарырга җибәрәләр үзен. "Траншеялар казыйбыз, яңгыр яуганда тездән суда торып эшлибез, аяклар туңуга чыдар хәл калмый, - дип сөйли ул шундый авыр заманга туры килгән яшьлек елларын искә төшереп. - 6 ай эшләгәч, товар поездына утырып кайтып киттек. Бер станциядә поездларны тикшереп йөри башладылар да мин поездан сикердем, шунда кулым сынган. Ялан кырда берүзем калдым. Ниндидер бер авылга килеп чыктым, бер хатын-кыз, рәхмәт яугыры, алып кереп ашатты,
шуннан өйгә кайтып киттем. Әти минем кайтасыма ышанмый башлаган булган инде".
Китапханәгә ветеран белән очрашуга килгән халык сугыш инвалиды сөйләгәннәрне тын да алмый тетрәнеп тыңлады. Әйе, бу чор балаларының, яшүсмерләрнең тормыш юлларын яза башласаң, калын-калын томнар килеп чыгар иде. Ул елларның авырлыгын
Сабир Әхияр улы елый-елый сөйләде. Бөек Ватан сугышының бик авыр сынауларын намус белән узган батырлар һәм җиңүчеләр алдында без тирән ихтирам белән баш иябез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: